Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мария Киселева: “Спортта, тормыштагы кебек үк, ирешер нәрсәләр бар, тырышырга гына кирәк!”

Large_news_img_5552-2
26.07.2015, 12:43 Интервью
Россия синхрончысы, өч тапкыр Олимпия чемпионкасы, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе, шулай ук “Пилигрим” шоуының спорт элементларын куючы Мария Киселева үзенең Дөнья чемпионатындагы миссиясе турында, безнең җыелма команданың төп конкурентлары турында сөйләде.

- Сез “Пилигрим” шоуының спорт элементларын кую белән шөгыльләндегез, номерларның идеясе ничек туды, мондый зур проектны гамәлгә ашыруда нинди яңалыклар кулланылды?

- Мин Игорь Крутойның продюсерлык үзәге һәм режиссер Алексей Сеченов белән эшләвемә шатмын, алар эшкә бик иҗади, креатив, дөрес һәм кызык яктан киләләр. Тантана идеясен әзерләгәндә без номерларыбыз өчен махсу концепция эшләдек, башта ук уйлап тапкан образны тиешенчә чагылдырырга һәм өстәмәләр кертергә теләдек, минемчә, идеябез тормышка ашты, номерлар бик төгәл, без бернәрсәне дә алмаштырмадык.  Гадәттә без классик спорт бассейннарында эшлибез, ә монда территория кечкенә, диаметры да зур түгел – бу безнең өчен шактый яңа форма, без нәкъ менә түгәрәк бассейнда уңышлы күренә торган матур бизәкләр таптык.

- Ачылыш тантанасын куйганда кыенлыклар тумадымы?

- Без һәрвакыт махсус хәрәкәтләр уйлап табабыз, һәр номер - яңалык ягыннан шедевр, элеккегеләрен яңа музыкага гына салып, үзебезнең искергән программаларыбызны алмыйбыз,  номерны башыннан ук иҗат итәбез, билгеле инде, ниндидер элементларыбыз багажы, тәҗрибәбез бар, нинди фигуралар уңышлы килеп чыгасын, ниндиләрен алырга кирәкмәгәнлеген беләбез һәм һәр спектаклебездә яңалык кертергә тырышабыз.

- Сезнеңчә, артистлар үз номерларын ничек башкарды?

- Мин трибунадагы иң объектив тамашачылардан түгел, чөнки мин алар белән беренче репитициядән бирле эшләдем. Тамашачыларга карап, шоуның уңышлы узуы күренә, бик күп дөнья чемпионатларында булдым, минемчә, ачылыш тантаналары тарихында бусы - иң яхшысы!

-  Сезнең Дөнья чемпионаты илчесе ролендә төп бурычыгыз нәрсәдән гыйбарәт?

- Төп бурыч – су спорт төрләрен һәм, бигеле инде, Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын популярлаштыру. Спортчылар турында, шәһәр турында, Чемпионат турында, турнирның үзе турында сөйләү. Спорт төрләре һәм монда катнашучы кешеләр турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук су спорт төрләренә мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итү. Аларның Олимпия чемпионнары булып китүләре мөһим түгел, чөнки спорт - киләчәктә тормышта ярдәм итә торган терәк. Ике бала әнисе буларак, спорт һәм сәламәтлек барысыннан да өстен, дип әйтә алам!

- Сезнең юлны “каршылыкларны җиңү юлы” дип атап була. Сез йөзәргә яратмагансыз, әмма Олимпия чемпионкасы булгансыз. Сезнеңчә, үз  куркуларыңны җиңү никадәр дәрәҗәдә мөһим?

- Мин, чыннан да, балачакта судан курка идем, әти-әнием мине спортка шактый соң - 10 яшемдә генә бирделәр. Билгеле инде, төп сәбәп – минем, йөзәргә өйрәнеп, сәламәт булуым. Чемпион амбицияләре һәм әллә нинди югары максатлар булмады. Тора-бара куркуым да бетте, максатлар, кызыксынулар, мавыгулар барлыкка килде. Нәтиҗәдә, спорт минем тормыш асылына әверелде, ул минем холкымны тәрбияләде, барлык каршылыкларны җиңеп чыгу миңа, беренче чиратта, шәхес буларак, соңыннан инде спортчы буларак көч өстәде.

- Беренче Олимпия медален алыр алдыннан Сез Россия һәм дөнья чмпионатларында җиңү яулаган идегез. Әмма, барыбер, Олимпиадада җиңү берни белән дә чагыштырырлык түгелдер? Беренче алтын медалегезне алгач, нинди хисләр кичердегез!

- Хисләр җитәрлек булды, хәтта чиктән ашып китте. Һичшиксез, минем хыялым бар иде һәм ул тормышка ашты, мин җир өстендә очып йөргәндәй булдым, аякларым җирдән аерылды кебек, сөенеч, эйфория, горурлык хисе, миннән Олимпия чемпионкасы ясаган кешеләргә рәхмәт хисләрем ташып чыкты. Кунакханә номерына, Олимпия авылына кайткач, кроватька утырдык та,  кинәт кенә хисләр бөтенләй юкка чыкты, бик сәер һәм көтелмәгән хис иде бу. Мин бу хыялымны тормышка ашыру өчен барысын да эшләдем, моңа комачаулаучы һәр нәрсәне чигереп, аңа таба бардым. Хыялың чынга ашкач, ә хәзер нишләргә инде, дип уйлыйсың? Аннары башка җиңүләр һәм башка Олимпия медальләре булды!

- Хәзер Сез, карьерагызны тәмамлап, үз шоуларыгызны уңышлы куючы һәм сценарист, бу – яңа хисләр һәм адреналин, спорт белән уртак яклары бармы?

- Тормышта болай да хисләр җитәрлек, иң мөһиме, гомереңне нәрсәгә багышлыйсың бит. Яхшырак булырга, камиллеккә омтыласың, бер урында таптанмаска тырышасың, минем хәзерге эштә дә омтылырлык хыяллар бар, ул турыда сөйләп тормыйм, әмма минем аларга ирешәсем килә. Менә спортчы белән тренерны чагыштыралар, кайсы эш катлаулырак? Спортчы булган чакта кыенракмы, әллә тренер булгачмы? Спортчы булган чакта дулкынланасың, монда син үзең өчен генә җавап бирәсең, ә үз эшен тиешенчә ахыргача башкарган тренер, үз спортчысы стартка чыккач, бернигә дә тәэсир итә алмый. Спектакльләрдә дә шул ук хәл. Без иҗат итәбез, безнең төп бурыч – тамашачыларга тирән хисләр бүләк итү, аларның спектакльгне карарга кабат-кабат килү теләген арттыру. Тамашачылар спектакльдән канәгать китсәләр, аларның күзләрендә шатлык хисе булса – бу, димәк, безнең хезмәт бушка китмәгән дигән сүз.

- Спортта янәшәңдә ярдәм тою хисе никадәр көчле?  Партнерыгыз Ольга Брусникина белән Сез, синхрон йөзү буенча Россиянең беренче Олимпия чемпионкалары буларак, спорт тарихына гына кереп калмадыгыз, шул ук вакытта үз кызларыгызны да спортка җәлеп иттегез.

- Һичшиксез, спорт тәрбияли, чыныктыра, холкыңны ныгыта, әмма, барыбер, берүзеңә бик авыр. Яныңда һәрвакыт сиңа ярдәм итәрлек кеше булырга тиеш, тормышта да шулай ул.

- Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасы турында сөйләгез әле, әгәр аны 2000 нче еллар башы җыелма командасы белән чагыштырсаң, спортчыларны әзерләүдә нәрсәләр үзгәрде?

- Иң мөһиме, алыштыргысыз төп тренер булып, 1997 елдан бирле бүгенгә кадәр эшләүче Татьяна Николаевна Покровская калды. Спортчылар буыны алмашынды, әмма без әле дә алдынгы урыннар яулыйбыз, бу тренерлар составы казанышы. Без үз вакытында көненә унар сәгать күнекмәләр уздыра идек, бүген кызлар да шуның кадәр шөгыльләнә – бу бик зур йөкләнеш. Синхрон йөзүдә кызлар үзләренә гел зур тәнкыйть белән карадылар. Кызларның, күнекмәләрдән чыккач беркайчан да “Бүген барысы да бик шәп килеп чыкты” дигәннәре булмады. Бу гадәттән тыш булыр иде, безнең спорт төрендә һәрчак төзәтерлек нәрсә бар.

- Россия җыелма командасының көчле яклары нидә?

- Барысы да лидердан үрнәк ала, ул һәрьяклап иң яхшысы булырга тиеш. Безнең команданың шигаре шундый. Функциональ як та, техник яклар да – барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Гәүдә сыгылмалыгы, хореография, гәүдәне тота белү, акробатика, хисчәнлек, грим һәм иң мөһиме – композициянең кабатланмас булуы!

- Әлеге дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының төп көндәше кем?

- Соңгы чыгышларга караганда, якын көндәшләр - Кытай, Испания, Украина. Кытай спортчыларының күптән күренгәннәре юк, аларның нинди формада икәннәрен күзәтү кызык.

- Безнең җыелма команданың дөнья чемпионатында җиңү ихтималы бармы?

- Алдан фараз кылырга теләмим. Бары шуны гына әйтәсем килә: Россия җыелма командасы синхрон йөзүдә дөнья лидеры һәм бер илнең дә бу дисциплинадагы программа төрләренең берсе буенча да безгә җитә алганнары юк. Мин безнең командага күбрәк көч, уңышлар, безнең кызларның югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын, тренерларның үзләренең укучыларының иң яхшы чыгышларын күрүләрен телим. Һәм, әлбәттә, күбрәк алтын медальләр!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

Интервью с Марией Киселевой
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия