Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Ши Тинмао: "Без иртәнге 6дан кичке 7гә кадәр шөгыльләнәбез"

Large_news_rackmultipart20150725-30527-uewkgo
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 21:53 Спорт
Кытай кызлары 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү буенча финал ярышларында алтын медаль алды. Ярышлар төгәлләнгәч узган матбугат конференциясендә кытайлылар бу уңышларының серен ачтылар.

Австралиядән Эстер Квин беренче булып сүз алып: "Миңа бассейн һәм илнең дустанә мөнәсәбәте бик ошады. Бүген Саманта миннән бераз яхшырак сикерде. Без чыгышыбыздан канәгать", - диде.

Саманта Миллс кулдашы белән килеште: "Мин һәрвакыт тагын да яхшырак башкарып була дип саныйм. Берничә раундта бераз хаталар җибәрдем. Соңгы сикерүдә исә кулдашым ялгышты. Ләкин, гомумән алганда, барысы да тиешенчә булды". Австралия кызлары россиялеләрнең хатасына бер дә шатланмауларын да әйттеләр, чөнки бу — теләсә кем белән булырга мөмкин хәл.

Көмеш медаль алган канадалы Дженнифер Абель дә үз дуэтлары куелган бурычны үтәде дип саный. "Безнең максатыбыз Риодагы Олимпия уеннарына бару мөмкинлеген алу иде һәм без моңа ирештек тә". Кытайлыларны җиңү мөмкинлеге турында сорауга кыз бик өлкәннәрчә җавап бирде: "Алар суга сикерүдә искиткеч осталар һәм алтынны лаеклы рәвештә алдылар. Ләкин кемнедер түгел, ә үз-үзеңне җиңү мөһимрәк, югыйсә син җиңүгә һәм шәхси казанышларга бар көчеңне биреп омтылмый башлыйсың". Памела Уэйр Су спорт төрләре сараена да бәя бирде: "Безгә бассейн ошады, бик уңайлы. Ярышларның дәвамын сабырсызланып көтәбез!"

Инде легендар спортчы дип аталуга лаек У Минься нәтиҗәләр һәм тренерларның әзерләвеннән канәгать булуы турында тыйнак кына хисап тотты. Аның Минься дәрәҗәсенә күтәрелеп килә торган яшь кулдашы Ши Тинмао медаль алучыларны котлады: "Алар үзләрен бүген бик яхшы күрсәттеләр", - диде ул. Суга сикерүче кызлар хөкемдарларның югары билгеләреннән канәгать калуларын әйттеләр.

У Минься ярышларның әһәмиятен югары бәяли. "Бу чемпионатта катнашу — минем өчен бик мөһим, бик кадерле истәлекләр. Минем 8 нче тапкыр алтын медальгә лаек була алуым  бар көчемә тырышуым һәм үз алдыма ирешелергә тиешле билгеле бер максатлар кую ул. Минем төп максатым — Олимпия уеннарында катнашу". Суга сикерүче бу кыз әүвәлрәк спорт белән араны өзү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде: "Шундый мәсьәлә алдында калган идем. Ләкин мин үземне җиңеп, спорт карьерасын дәвам итәргә, үз-үземнән көткән нәтиҗәләрне уздырырга карар бирдем. Кайчак мине шик-шөбһәләр биләп ала, тик мин ярдәмнәреннән ташламаган, киңәшләре белән булышып торган җитәкчеләремә рәхмәтлемен".

Ши Тинмао, үз чиратында, Казандагы дөнья чемпионатында мондый шәп җиңү ни бәрабәренә бирелгәне турында сөйләде: "Без иртәнге 6дан кичке 7гә кадәр шөгыльләнәбез. Бар тырышлыкны биреп эшлибез һәм бик арыйбыз. Көчебезне 100 % чыгарып салу — безнең өчен табигый хәл. Иң мөһиме — тренировкаларның нәтиҗәсе. Тырышып куйган хезмәтебез безне шундый нәтиҗәләргә китерде".

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте