Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Трамплиннан сикерүдә Кытай спортчы кызлары У Минься һәм Ши Тинмао алтын пар булдылар

Large_news_rackmultipart20150725-30521-1crq7e0
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 20:10 Спорт
Су спорт төрләре сараенда суга сикерү ярышы финалы узды. 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә 351.30 күрсәткеч белән Кытай спортчылары: 4 тапкыр олимпия чемпионкасы У Минься һәм соңгы ике дөнья чемпионатлары җиңүчесе Ши Тинмао җиңүчеләр булдылар.

Барселонада узган Дөнья чемпионатында Кытай спортчылары У Минься и Ши Тинмао, Италия өмете булган Таня Каньоттодан 30 дан артык баллга алга китеп һәм Канададан Дженнифер Абельне артта калдырып, көндәшләрен узып киткәннәр иде. Абель Памела Уэйр белән берлектә Казанда узган Дөнья сериясендә, кытайлылардан калышып, әмма Россия вәкилләре Надежда Бажина һәм Кристина Ильиныхны узып икенче булган иде.

Таня исә Чемпионатка кадәр Кытай, Австралия, Канада һәм Россия спортчыларын көндәшләре дип атады. Лондондагы Олимпия уеннарында көмеш алган америкалы Эбигейл Джонстонны да исәптән сызып ташлап булмый иде.  Көрәш алдан ук бик кызу булырга вәгъдә итте.

Кытайлылар беренче сикерештән үк 55.20 балл җыеп, алга киттеләр, алар артыннан австралиялеләр һәм Италия кызлары барды. Соңгы 12 нче нәтиҗәне Малайзия кызлары күрсәтте. 3 нче сикерештә италиялеләрнең синхронлык белән кыенлыклары килеп чыкты – ул вакытка кызларның Канаданы бер баллдан артыкка узып китеп баруларын исәпкә алганда, бу бик хәтәр хәл иде. Австралиялеләр үз чиратларында көмешне беркемгә дә бирергә уйламыйлар иде.

Австралия позициясен ныгытты, канадалылар 3 нче урында ныгып урнаштылар, ә Чемпионат хуҗалары 5 нче урынан 4 нчегә күтәрелделәр. 4 нче сикерештән соң лидерлар өчлеге түбәндәгечә тезелде: Кытай, Канада, Россия. Әмма ярышлар ахырына австралиялеләр бар көчләрен бер йодрыкка тупладылар һәм бронзага ия булдылар. Россиялеләр, Украина (4 нче урын) һәм Италиядән (5 нче) калышып,  6 нчы булдылар.

ДЧ– 2015. Суга сикерүләр. 

Хатын-кызлар. Синхрон сикерүләр. Трамплин 3 м. 

1. Ши Тинмао /У Минься/ (Кытай) – 351.30

2. Дженнифер Абель /Памела Уэйр (Канада) – 319.47

3. Саманта Миллс / Эстер Квин (Австралия) – 304.20

25 июль, Казан, ССТС

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте