Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сяоху Тай: “Безгә синхронлык җитеп бетмәде”

Large_news_rackmultipart20150725-3142-1chltj8
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 17:31 Спорт
10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча микст-дуэтлар финалыннан соң узган матбугат конференциясенә ярышларның призерлары җыелган иде. Кытай спортчылары белдергәнчә, аларның үз дуэтларының киләчәгенә ышанычлары кимегән.

Австралиялеләрнең кәефе бик шәп иде. Моңарчы алар күнегүләрне аерым-аерым гына алып барганнар икән һәм уртак күнегүләргә 2 көн элек кенә керешкәннәр. “Безнең өметләр акланды”, - диде Мелисса Ву. “Без яхшы чыгыш ясадык һәм бронзабызга сөенәбез!”, - дип өстәде Доминик Бедггуд. Дуэт икегә бүленгән булган, аларның әзерлек өчен кирәкле җайланмалары булмаган икән.

Дуэты австралиялеләргә 2 баллга гына оттырган Канада кызы Меган Бенфеито ярыш йомгакларыннан канәгать: “Бу - сезондагы иң яхшы чыгышыбыз. Без көмешкә шатланабыз”.

Кытай суга сикерүчеләре бик борчылганнар, чөнки бу аларның беренче Дөнья чемпионаты икән.

Сяоху Тай, журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безгә синхронлык җитеп бетмәде”, - диде.

Яцзе Сы партнеры белән килеште: “Бу минем беренче мәртәбә микст-дуэтта чыгыш ясавым. Мин партнерымның яхшы итеп сикерә алмавын сиздем, тик барыбер планлаштырганча башкарып чыктык үзе. Безгә синхронлык җитеп бетмәде, чөнки ярышларга бер ай кала гына әзерләнә башладык”.

Спортчы кыз киләчәк перспективалары турында бирелгән сорауга: “Без микст-дуэтыбызның киләчәгенә ышанып бетмибез, безнең квалификация бергә чыгыш ясарга мөмкинлек бирерме-юкмы, белмибез, шуңа күрә планнарыбыз билгесез әле”, - дип җавап бирде.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте