Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Чемпионатның суга сикерү буенча беренче алтынын Кытай дуэты алды

Large_news_rackmultipart20150725-3153-1tnaiog
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
25.07.2015, 16:11 Спорт
Су спорт төрләре сараенда 10 метрлы каланчадан суга сикерүдә 15 микст-дуэт чыгыш ясады. Яцзе Сы һәм Сяоху Тай пьедесталның беренче баскычына менде.

Кытай спортчылары беренче сикерүдә үк алга чыктылар һәм булган тәҗрибәләре бу парга яулаган позицияләрен башкаларга бирмәскә ярдәм итте. Яцзе Сы Барселонадагы Дөнья чемпионатында,  каланчадан сикереп, алтын медаль алган иде инде. Сяоху Тай Пекинда Бөтендөнья сериясе этабында катнаш синхрон сикерүләрдә беренче урынны яулаган иде. Ул чакта аның партнершасы Лянь Цзе иде. Казанда финал дәвамында төп конкуренция Канада һәм Австралия ягыннан иде, алар да призерлар булдылар. Япониянең 15 яшьлек спортчысы Минами Итахаши ярышларда катнашучыларның иң яше иде.

ДЧ– 2015. Суга сикерү. 

Микст. Синхрон сикерүләр. 10 метрлы каланча. 

1. Яцзе Сы /Сяоху Тай (Кытай) – 350.88

2. Меган Бенфеито/ Венсан Риндол (Канада)- 309.66

3. Домоник Бедггуд / Мелисса Ву (Австралия) - 308.22

25 июль, Казан, ССТС 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте