Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

2015 елгы дөнья чемпионатындагы атташе-волонтер көндәлеге

Large_news_img_0015
27.07.2015, 14:30 Волонтерлар
Су полосы буенча ярышларның икенче көнендә Олимпия чемпионнары, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының фаворитларыннан берсе булган Хорватия командасы көрәш башлады. 2015 елгы дөнья чемпионатындагы тәүге матчларында алар 12:7 исәбе белән Канаданы җиңделәр. Команданың алыштыргысыз әгъзасы, аның һәр уңышына куанучы һәм спортчылар белән бергә һәр оттырыш өчен көенүче — атташе-волонтер, аның хезмәте спорт турниры тамашачысына күренми генә.

Атташе-волонтерлар ярышлар вакытында спорт командасын һәркөн озатып йөри, спортчылар һәм Оештыру комитеты арасында бәйләүче буын булып тора, әледән-әле туып торган сорау һәм мәсьәләләрне хәл итә.

Олимпия чемпионнарының төп ярдәмчесе булу серләре турында Хорватия ватерполочыларының атташе-волонтеры Лилия Миңнуллина сөйләде.

Иртәнге 6.10

— Бүген көнем иртәнге 6да башланды. Ярышлар 9.30 сәгатьтә, ә рәсми тәнне язу күнекмәләре бер сәгать алдарак башлана. Димәк, команданы каршы алу һәм ярышлар урынына озатып кую өчен мин кунакханәдә инде иртәнге сәгать 7дә булырга тиеш. Очрашу урынына мин шәһәр транспортында барам. ДЧ-2015 башланыр алдыннан барлык волонтерларга да маршрутлар, юллар язылган транспорт карточкасы бирелде. Команда белән эшләгәндә мин алар белән бергә шаттл-автобуста йөрим. Мин ни өчен волонтер булырга карар кылдыммы? 2013 елгы Универсиада вакытында югары уку йортына кереп йөргән вакытым булу сәбәпле, волонтерлык программасында катнаша алмавыма бик үкендем. Ләкин мин волонтер дусларыма карап бу хатамны аңладым һәм аны 2015 елгы Дөнья чемпионатында төзәтергә ниятләдем. Узган елның сентябрендә волонтерлык программасында катнашуга гариза бирдем, һәм менә бу җәйдә хыялым тормышка ашты — мин спортчыларның атташе-волонтеры булып куйдым.

Иртәнге 8.50

— Ярышлар алдыннан мин спортчылардан аккредитацияләрен җыеп алам һәм уен беткәнче алар билгеле бер хезмәткәрләр кулында була. Команда шуннан соң спортчыларны чакыру бүлмәсенә озатыла. Су полосы аренасы аларга таныш инде, монда өйрәнүләре булды. Бу аренада уйнау аларга бик уңайлы, барысы да уңышлы узар дип ышанам.

Иртәнге 9.40

— Мин уенны трибунадан күзәтәм, команда янына исә уен бетәр алдыннан гына кире киләм. Хорватия беренче голын кертте. Су полосы белән һичкайчан кызыксынмасам да, хәтта уйнап караганым булмаса да, мин, әлбәттә, алар өчен ут йотып тордым. Безне командаларга бүлгәндә, исемлектә миңа "су полосы, ир-атлар, Хорватия" дип язылып куйганын күргәч, бик куандым. Алар — олимпия чемпионы, инглизчә бик әйбәт беләләр, җиңүгә омтылышлары бар, көндәшләр арасындагы ярышу, көрәшү моменты белән кызыксыналар. Мин үзем исә теннис һәм биюләр белән шөгыльләндем, шуңа күрә спорт күңелемә якын. Һәм хәзер, уен кагыйдәләре, аның үзенчәлекләре белән танышып, аларның ярыш объектын күреп, үзем өчен шушы спорт төрен ачам. Бу минем өчен яңа һәм кызык нәрсә.

Иртәнге 10.00

— Атташе позициясендә хезмәт куярга ризалашкан һәркем эш графигының чикләнмәгән булуын аңлый. Минем делегациям шәһәрдә әле өченче генә көн, һәм әлегә мин бер минут та буш вакытым юк дип әйтә алмыйм. Әйтик, кичә мин эшемне көндезге 14.00 сәгатьтә генә башладым. Командамның көндезге тренировкалары бар иде, шуңа күрә көннең икенче яртысы гына тыгыз булды. Бүген мин команда белән көн буе булачакмын: иртән — уен, кичен — өйрәнүләр. Атташе-волонтер позициясендә инглиз телен шомарту гына түгел, үзеңнең аралашучанлыгыңны да үстерергә мөмкин. Команда белән оештыру комитеты арасында элемтә булдырып, аларга булышлык күрсәтү миңа бик ошый. Нигездә, мин делегация башлыгы белән аралашам, ә ул теләк-тәкъдимнәрне спортчыларга җиткерә. Бердәнбер нәрсә - спортчылар, килгән шәпкә үк, менюларына күбрәк җиләк-җимеш кертүне үтенделәр. Бу мәсьәләне без шундук хәл иттек һәм алар һәрнәрсәдән канәгать.

Иртәнге 10.36

— Уен тәмамланды. Хорватия җиңде! Һәм хәзер мин командага берничә мөһим процедурада ярдәм итәргә тиеш. Җыелгач, мин егетләргә аккредитацияләрен кире кайтарам, без микст-зонага узабыз, анда спортчылар уен турында журналистларга кыскача аңлатмалар бирә. Аннары барысы да спортчыларның теләгенә бәйле — өйгә ял итәргә кайтыргамы яисә уеннарны караргамы. Минем команда Кытай белән Бразилия уенын карарга теләк белдерде.

Иртәнге 11.20

— Теләсә кайсы волонтерныкы кебек, эшем бик тыгыз вакыт та була, тәрҗемәче буларак ярдәмем кирәкмәсә, рәсми очрашу яки өйрәнүләр вакытында ял да эләгә. Команда янында мөмкин кадәр күбрәк булырга тырышам. Бүген иртәдән бирле алар яныннан бер минут та китмәдем әле. Гадәттә без алдан килешеп куябыз: мин өйрәнүләр башлануга ук өйлә ашына китәм, үз эшләрем белән тыныч кына шөгыльләнәм дә өйрәнүләр тәмамланырга 5 минут кала килеп җитәм. Волонтерлар штабында уздырган шул 40 минут вакыт эчендә мин дусларым белән сөйләшергә, соңгы яңалыкларны белешергә, ял итеп, ашап алырга өлгерәм.

 Көндезге 12.40

— Җиңүләренә карамастан, командам тынычланып калырга җыенмый, алда әле күп уеннар көтә, шуңа күрә без, спортчылар ял итсен өчен, кунакханәгә юл тотабыз, ә кичке 18.00 сәгатьтә алар "Олимп" бассейнында өйрәнүләр уздырачак. Егетләрнең шәһәр карарга вакытлары бөтенләй юк әле. Бөтен уеннар да тәмамланганнан соң, Казанны сәяхәт кылырга вакытлары булыр дип ышанам. Тик монысы инде аларның теләгенә бәйле булачак, хәер, шәһәр белән кызыксынуларын күрәм инде мин. Юлда вакытта, Кремльне яки "Казан"ны күреп, алар белән кызыксыналар, боларның нәрсә икәнлеге турында сөйләвемне сорыйлар. Мин автобуста барган арада аз булса да мәгълүмат бирергә тырышам. Алар, әлбәттә, бик гаҗәпләнә. "Казан" гаилә үзәге аларны шаккатырды, ә Су спорт төрләре сараен мактап туймадылар. Шунысы да күңелгә рәхәт булып китте, "Казан Арена" стадионы яныннан узганда, алар шундук: "Рубин" футбол командасы шушында уйныймы?" — дип сорадылар. Европада Татарстан командасын белүләре шәп бит! Спортчылар Казаннан канәгать булып кайтып китәр, ә шәһәребез аларга җиңүләр белән генә түгел, бай мәдәни мирасы белән дә истә калыр дип өметләнәм!

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте