Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Патрик Хаусдинг: “Бу безнең Рио-де-Жанейрога бару шансыбыз”

Large_news_img_0545
24.07.2015, 15:53 Спорт
Күренекле немец спортчылары Саша Кляйн һәм Патрик Хаусдинг – каланчадан сикерү буенча медаль алырга дәгъва кылучылар. Су спорт төрләре сараенда узган күнегүләрдән соң алар көндәшләре һәм микст-дуэтларга үзләренең мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләделәр.

2 ел элек бу пар Барселонада 10 метрлы каланчадан сикерү буенча беренчелекне яулады һәм 40 ел эчендә дөнья беренчелегенең беренче немец алтынын китерде. Саша Кляйн шулай ук шәхси сикерүләрдә, 2011 елдагы кебек үк, бары тик америкалы Дэвид Будайяны һәм ару-талуны белмәс Кытай спортчысы Цю Боны алгы чыгарып, бронза алды. Партнеры белән бергә Пекин Олимпиадасының көмеш призеры булган Патрик трамплинда һәм каланчада уңышлы чыгыш ясый. Бу пар – мөстәкыйль спортчыларның командада бергәләп эшли белү үрнәге, Европа чемпионаты – шуның ачык мисалы.

- Төп конкурент кем булыр?

 К.- Синхронда – Кытай, АКШ, Мексика, Куба (аларның синхрон программасы әйбәт бара), Россия инде, билгеле. Индивидуальләрдә шулай ук: Кытай, АКШ, Россия, Украина.

 - Үзегез өчен нинди сикерүләрне өстен күрәсез?

 К.- Икесен дә. Синхроннары якшәмбе көнне булачак, шәхси сикерүләргә әзерләнергә бер атна кала.

 - Сез Кытайдан бүтәннәр җиңгәндә шатланам, дип әйткән идегез…

Х.- Мин җитәрлек дәрәҗәдә объектив – бу минем Кытай спортчыларын яратмавым түгел, юк, алай түгел. Бу ил бит инде күптәннән монда өстенлек итә. Минемчә,  суга сикерү тамашачыны мавыктырырга тиеш, бер илнең җыелма командасы берүзе җиңеп бару кызык та түгел.

 - Микст-дуэтлар турында нәрсә дисез?

 К.- Белмим шул. Бу әлегә яңа ярыш, карап карыйк, ничек булыр бит.

 - Үзегезне берәр кыз белән пар итеп күз алдына китерә аласызмы?

 К. - Бу минем өчен түгел дип уйлыйм.

Х. - Минем белән сикерергә тиешле партнер кызны табу авыр, бигрәк тә, трамплиннан. Бу – кызлар арасында тагын бер ярыш, чөнки бик сирәк спортчы кыз ир-ат белән бу төрдә ярыша ала. Ә партнер исә үзенең потенциалын, үзе булдыра алганның барысын да күрсәтә алмачак. Бу минем шәхси фикерем.

 - Сезнең өчен бу Чемпионатта катнашу ни өчен әһәмиятле?

Х. – Бу – безнең Рио-де- Жанейродагы Олимпиадага сайлану шансы!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте