Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Симан: “ДЧ-2015тә башкарылачак кайбер сикерүләр турында без хыялланмый да идек”

Large_news_img_0411
24.07.2015, 13:17 Спорт
Суга сикерү буенча старт матбугат конференциясе Су спорт төрләре сараенда узды. 84 федерация: ирләр арасыннан 132 сикерүче һәм 107 спортсменка Дөнья чемпионатында катнашачак, иң яхшы 28 халыкара судья, шул исәптән Россиядән 1 вәкил ярышларга хезмәт күрсәтәчәк.

“16 нчы FINA дөнья чемпионатында булу бик дулкынландыра. Сикерүләр өчен бу мөһим вакыйга, чөнки Рио-де-Жанейродагы Олимпиадага беренче сайлап алу этабы булачак”, – дип белдерде Суга сикерү буенча FiNA техник комитеты рәисе Кэти Симан. Кэти Симан спортчыларның потенциалы зур булуын билгеләп үтте: “Кайбер сикерүләр турында без элегрәк хыялланмый да идек, ә бу Чемпионатта алар башкарылачак”...

Симан бу Чемпионатка кертелгән яңалыклар – 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан сикерүләрдә  микст-дуэтлар турында сөйләде һәм аларның Олимпия программасына керү мөмкинлеге бар диде. Ник дигәндә, алар тамашачы өчен кызыклы. Моннан тыш, аның фикеренчә, бу - сикерүләре элегрәк беренче урынга чыкмаган җыелма командалар өчен дә әйбәт мөмкинлек.

“Безнең өчен спортчыларның, бер-берсенә ияләшеп, синхрон сикерү башкару мөмкинлеге кызыклы ачыш булды. Алар моны яраталар, ә мин бу спорт төрен карарга яратам, чөнки бәхетле спортчыларны күзәтәм”.

Казан мәйданчыгында суга сикерү буенча гамәлгә ашырылачак 13 чара – чемпионат тарихында рекордлы сан.

“Су спорт төрләре сараен мактамый булмый – барлык җайланмалар да, бассейннар да бик шәп әзерләнгән”, –  диде рәис, ә мәйданчыкны исә  тамашачыларны урнаштыру өчен бик җайлы дип атады. 

"Бассейн бик шәп. Безнең бурыч аны халыкара стандартларга җиткерү иде. Эшләр 99%ка үтәлгән, 1%ын эшләп бетерәчәкбез , чөнки таләпләр үзгәреп тора. Мин Бакудагы Европа уеннарында булдым – бу бассейн андагыдан начаррак түгел – чиста, якты, матур, монда Дөнья чемпионатын уздыру рәхәт  булачак”, – диде ярышларның спорт менеджеры Андрей Бекетов.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте