Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Илья Кваша: “Казанда безгә мөнәсәбәт бик яхшы”

Large_news_675418249
Фото «Р-Спорт»/МИА «Россия сегодня»
23.07.2015, 17:45 Спорт
2008 елгы Олимпиаданың бронза призеры, 4 тапкыр Европа чемпионы һәм 2 тапкыр Дөнья чемпионы булган спортчы – украин суга сикерүчесе Илья Кваша Оештыру комитеты спорт күзәтүчесе белән әңгәмә вакытында призлы өчлектәге урын өчен Казанда көрәш бик көчле булачагы һәм Казан Кремле буйлап сәяхәт аның күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдыргандыгы хакында белдерде.

– Казандагы Су спорт төрләре сарае бик шәп. Зур һәм иркен, миңа бик ошый. Миңа гына түгел инде, күрәсезме, Чемпионатта катнашырга  күпме суга сикерүчеләр теләк белдергән һәм күнегүләр узарга гел килеп торалар. Кызганычка, әле шәһәрне карарга өлгермәдем. Бу юлы автобус тәрәзәсеннән генә карап калдым. Әмма мин инде берничә ай элек, Дөнья сериясе этабы барган чакта Казан буйлап сәяхәт иткән идем, ул чакта хәтта Кремльгә экскурсиягә дә бардык. Онытылмаслык хатирәләр!

–Александр Горшковозов белән әле икенче сезон гына бергә чыгыш ясыйсыз. Бер-берегезгә күнегеп беттегезме инде?

– Әйе, ияләшеп беттек инде. Без бит өйдә даими рәвештә бер бассейнда өйрәнәбез. Саша белән үзара аңлашуда кыенлыклар туганы юк.

– Дөнья чемпионатында төп көндәшләрегез кемнәр булыр икән? Кытайлармы, россиялеләрме, немецлармы?

–  Алдан әйтүе бик читен, ник дигәндә, ел саен яңадан-яңа илләр өстәлеп тора. Инглизләр белән мексикалылыр да соңгы елларда бик алга киттеләр. Колумбия суга сикерүчеләре дә алдыра. Россия, Кытай һәм Германия – күптәнге фаворитлар инде. Көндәшләр, күргәнегезчә, бик күп. Шулай булгач, барысы да кемнең нервлары ныграк, кем бер йодрыкка тизрәк туплана һәм ярыш көнне уңышлырак сикерә – шуннан торачак.

– Россия дуэты Захаров һәм Кузнецовның катлаулылык коэффициенты 3,9 булган сикереш әзерләгәннәрен беләсезме?

– Беләм билгеле. Чемпионатка кадәр берәр атна элек белдем. Алар алдарак та бу хакта әйтәләр иде инде, күрсәткәннәре генә булмады. Әлеге сикереш турында иң элек Илья Захаров интервьюсын укып белдем, аннары инде барысын да чынбарлыкта күрдем.

– Бу факт Сезнең өчен призлы өчлеккә эләгү мәсьәләсен катлауландырамы?

– Бу мәсьәләне бар нәрсә дә катлауландыра (елмая). Алар болай да инде иң көчлеләрдән саналалар иде, хәзер тагын да көчлерәккә әйләнәләр.  

– Украин футболчысы Сергей Ребров җирле “Рубин” өчен чыгыш ясаганда җанатарлар игътибарына “коена” иде. Ә сез трибуналардан җылы караш буласына өметләнәсезме?

– Дөнья чемпионаты Украинада узган булса, мин “өйдә стеналар да булыша” дип ышанып әйтә алган булыр идем. Әмма биредә дә безгә мөнәсәбәт яхшы булганын сизәм. Спортчылар авылында да, Су спорт төрләре сараенда да шулай бу. Биредә безгә һәрвакыт ярдәмгә әзер булган дуслар күп.  Трибуналар хуплавымы? Безгә бу зыян итмәс иде. Тамашачыларның көч биреп торасына бик өметләнәм, синең өчен көч биреп торучылар булганда сикерүләр җиңелрәк бирелә.

– Команда сикерүләренә караганда, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага юллама алу шәхси сикерүләрдә җиңелрәк диләр, моның белән килешәсезме?

– Әйе, әмма без барыбер үз алдыбызга иң зур максатлар куябыз. Рио-де-Жанейрога юллама өчен көрәшне максат итеп ел буе эшләдек, моның өчен бар көчне куячакбыз.

– Парлы сикерүләрдә нәкъ менә Казанда моңа ирешүне барып чыга торган эш дип саныйсызмы?

– Алдан фаразлавы читен. Бөтенләй уйламаган кешеләр җиңеп куя торган стартлар да була бит (елмая). Шәхси сикерүләрдә моңа ирешү җиңел булмаячак, ә монда исә бик кыен. Күз алдыгызга гына китерегез, иң элек 4-5 сәгатькә сузылган әзерлек ярышларын узарга кирәк, аннары бер сәгать ял итәсең дә ярымфинал башлана. 30 июльдә барыбызны да бик тыгыз көн көтә, бар тырышлыкны куеп, резервтагы көчләрне дә кулланып көрәшергә туры киләчәк. Финалга эләгеп, Олимпия уеннарына сайланасы килмәгән спортчы юктыр. Шуның өчен эшлибез бит инде.

– Спорт ярышларын тамашачы буларак карарга уйлыйсызмы?

– Синхрон йөзүне карарга телим. Һичшиксез барачакмын, анда безнең кызлар катнаша, алар өчен җан атам. Су полосы, йөзүне дә карыйсы килә. Барысын да карыйсы килә инде, мөмкинлек булганда бар җиргә дә өлгерергә тырышам. Биредә объектлар бер җирдә диярлек урнашкан, бер корылмадан икенчесенә берничә адымлык юл. Хай-дайвингка кала алмыйм, шунысы кызганыч, кирегә билет алынган. Кала алган очракта аны да бик рәхәтләнеп караган булыр идем (елмая). 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте