Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хэ Цзы: “Казан буйлап йөреп чыга алырмын дип уйлыйм”

Large_news_img_0152
23.07.2015, 13:05 Спорт
Оештыру комитеты матбугат хезмәте сорауларына җавап кайтарганда суга сикерү буенча Олимпия чемпионы һәм 4 тапкыр дөнья чемпионы булган Кытай кызы Хэ Цзы Кытай суга сикерүчеләре һәм дөньяның башка атлетлары арасындагы аерманың нидән гыйбарәт булуын аңлатты. Шулай ук Казанда чемпион титулын яклау планы белән уртаклашты.

- Казан шәһәре һәм Су спорт төрләре сарае сездә нинди хисләр уятты?

- Казан – бик матур шәһәр. Спорт авылыннан Су спорт төрләре сараена баргандагы күренешләр аеруча гүзәл. Әлегә шул хакта гына әйтә алам. Киләчәктә Казан буйлап йөреп чыга  алырмын  дип уйлыйм. Су спорт төрләре сараемы? Биредә күнегүләр ясау бик уңайлы булда. Казанда мин беренче тапкыр, әмма, берничә көн генә үтсә дә, шәһәрне инде күптәннән беләм кебек.

- Гамәлдәге дөнья чемпионкасының бер метрлы һәм өч метрлы трамплиннан сикерү мотивациясе бик гади түгелдер?

- Минем дөнья чемпионы статусын җуясым килми – бу минем өчен иң төп мотивация.

- Төп көндәшләрегез дип кемнәрне саныйсыз?

- Иң беренче чиратта – үземне, бары тик үземне. Минем төп көндәшем – мин үзем. Үземнән өстен чыксам, җиңү яулый алачакмын.

- Кытай спортчыларының суга сикерү буенча уңышлы чыгыш ясау сере нәрсәдән гыйбарәт?

- Бу сорауга җавап бирү авыр. Һәрбер ил спортчысының да көндәшләреннән ниндидер өстенлеге бардыр дип уйлыйм. Суга сикерү буенча Кытай спортчыларыннан һәрчак өйрәнергә һәм башка илләрдә булган уңышлы нәрсәләрне үзләштерергә әзер мин. Бәлки, аерма шундадыр. Заманында без яхшы гына алга киттек, шуңа күрә хәзер акрынлап үз өстенлегебезне арттырабыз. Чагыштырып караганда, бәлки, бу сизелмидер дә. Класс аермасына килгәндә исә, Кытай спортчылары белән калганнар арасындагы аерма көннән-көн азая бара. Башка илләр дә араны акрынлап кыскарта. Югары урыннарны биләп тору көннән-көн авырая.

- Суга сикерү буенча Кытай спортчылары өчен беренчелектән башка урын юк дип әйтү дөрес булырмы?

- Әйе, бик дөрес. Без һәрвакыт иң югары позицияләргә омтылабыз һәм безгә карата булган ышанычны һәрвакыт акларга тырышабыз.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте