Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Цинь Кай: “Дөнья чемпионатларында бер сикерү белән генә җиңеп булмый”

Large_news_img_0144
23.07.2015, 13:00 Спорт
Суга сикерү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы һәм 6 тапкыр дөнья чемпионы булган Кытай спортчысы Цинь Кай Оештыру комитетының матбугат хезмәте спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә Россиядән булган көндәшләренең яңа программасы турында күптән түгел генә белүен хәбәр итте һәм Кытай спортчылары феномены нидән гыйбарәт булуын аңлатып бирде.

– Казан  шәһәре һәм Су спорт төрләре сарае объекты ошыймы Сезгә?

Быел мин Казанда Бөтендөнья сериясендә булдым инде, ул чакта да, бүген дә Казанны искиткеч шәһәр дип саныйм! Монда бик кунакчыл кешеләр яши һәм киләчәк спорт бәйрәменең гаҗәеп атмосферасы сизелә. Су спорт төрләре сарае турында да шул ук фикерне әйтә алам. Бу - заманча эшләнгән, сокландырырлык  спорт корылмасы, анда кунегүләр алып барырга да, чыгыш ясарга да уңайлы. 

– Сез рәттән дүрт дөнья чемпионатында җиңү яуладыгыз. Уңышлы чыгыш ясау өчен мотивация бармы әле?

Даими рәвештә җиңә барып, син планканы югары күтәрәсең. Шуның белән бергә спортчының  рейтингы, статусы күтәрелә, абруе арта. Һәм менә бу нәрсәләрне даими рәвештә үз дәрәҗәсендә тотарга кирәк, минем барлык бу бүләкләрдән соң начар чыгыш ясарга хокукым юк. Дәрәҗәне төшермәү – минем төп мотивациям.  

– Алтын бүләкләр өчен көрәштә төп көндәшләрегез кемнәр дип уйлыйсыз?

Билгеле инде, бу Россия пары - спортчылар Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров. Минемчә, алар җитди конкуренция булачак. Тагын кемнәр? Бу сорауга җавап бирү өчен старт беркетмәсенә карап алырга кирәк (елмая). Мине теләсә кем төрлечә гаҗәпләндерергә мөмкин.  

– Россия суга сикерүчеләре Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов бу Дөнья  чемпионатына катлаулылык коэффициенты 3,9 булган сикерү әзерлиләр.

Әйе шул, бу хакта беренче мәртәбә монда ишеттем, күнегүләр ясау алдыннан. Бу - бик кыю карар, һәм Россия дуэты башкалар өчен бик әйбәт үрнәк булачак. Карарбыз, планканы ала алырлармы.

– Бу Сезнең эшне катлауландырамы?

Билгеле инде, Захаров һәм Кузнецов кебек осталар белән ярышып, теләсә кайсы спортчы беркадәр басым кичерәчәк. Шул ук вакытта дөнья чемпионатында бер сикерү белән генә җиңеп булмый. Катлаулылык коэффициенты гына түгел, башка критерийлар да бар, дәгъвачыларны шулар буенча бәяләячәкләр. Бу компонентларны кем иң яхшы башкара, шул медаль алачак.   

Суга сикерүдә Кытай спортчыларының даими рәвештә җиңүләргә ирешүләренең сере нәрсәдән гыйбарәт?  

– Монда бернинди дә сер юк, эш дисциплинада һәм системалы күнегүләрдә. Шушы факторлар нәтиҗәсендә Кытай суга сикерүчеләре һәрвакыт югары  нәтиҗәләр күрсәтәләр. Тагын шунысы да бар: үз-үзеңә ышаныч!     

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте