Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Дэвид Будайя Су спорт төрләре сараенда күнегүләргә кереште

Large_news_img_0070
22.07.2015, 16:13 Спорт
Казанга кичә төнлә килеп төшкән Дэвид Будайя Су спорт төрләре сараендагы бассейнда күнегүләргә кереште. 10 метрлы каланчадан сикерү буенча Олимпия чемпионы, күнегүләрен тәмамлагач, төп көндәшләре һәм ДЧ-2015тән соңгы планнары турында сөйләде.

26 яшьлек суга сикерү остасы - Америка егетенең үсеш юлын күзәтүе кызык. Ярышлар узган саен ул шәхес буларак ныгый бара, рухият турында күбрәк уйлана, Пекин Олимпиадасында гына беткән биеклектән курку хисе хакында теләсә кайсы спортчы әйтеп тә бирә алмас иде. Америка халкы өчен Лондонда җиңү бик мөһим иде, 30 ел элек диярлек Сеулда Грег Луганисның уңышыннан соң Дэвид беренче алтын медальле америкалы булды.

- Бу ярышлардагы микст-дуэтлар турында Сез нәрсә диярсез?

 - Ул дуэтлар, чыннан да, суга сикерү төренә яңа төсмер бирә. Бу спорт күптәннән үзгәреш кичерми иде, һәм менә хәзер инде ул өстәмә аудитория җәлеп итәчәк. Моннан тыш, микст-дуэтлар җыелма команданы берләштерә. Минем командадагы спортчыларның күбесе бөтендөнья дәрәҗәсенә күтәрелде. Кагыйдә буларак, болар иң яхшы ир-атлар һәм хатын-кызлар, алар бергә эшләргә тырышалар. Дуэтларда иң мөһиме – катлаулы сикерү башкарырга сәләтле көчле спортчы кызны табу, ә аннары аңа яраклы партнер эзлисе генә кала.

 - Сез ымлыклар белән сөйләшү телен ни өчен өйрәндегез?

 - Мин аны мәктәптә өйрәнгән идем, Америкага хас нәрсә бу. Мин аны еш кулланмыйм, менә хәзер аның кирәге чыкты – 10 айлык кызым белән аралашам, ул сөйләшә белми бит әле. Ул шундый тәти! Бик сагынам аны. (Дэвид елмая һәм, телефонын алып, миңа баланың сурәтен күрсәтә).

 - Спорт белән гаилә тормышын бергә алып бару ничегрәк соң?

 - Бик катлаулы. Минем өчен иң мөһиме – минем динем, гаиләм, билгеле инде, шуннан соң спорт карьерам. Башта күнегүләр вакытны күп ала,  хатынга игътибар җиткерү кыен иде. Ике ел элек өйләнгәннән соң аларны тигез алып барырга тырышам, суга сикерүләремә зыян килми үзе. Еш кына гаиләдән аерым яшисе була, аларны сагынам.

 - Сез “коммуникация” белгечлегенә укыгансыз икән бит?

 - Югары белем бик кирәк. Спорттагы карьерамнан соң миңа нинди шөгыль охшавын белми идем. Коммуникацияләрне сайладым, чөнки бу миңа кызыклы һәм киләчәктә зур мөмкинлекләр ача.   

 - Сез, 2008 елда Пекинда оттыруның сәбәбе мотивация дөрес булмауда,  дигән идегез. Лондондагы Олимпиадада җиңүгә нәрсә этәрде?

 - 2008 елда мин казанышлар, медальләр һәм миңа тирә-юньдәгеләр игътибары турында гына уйлый идем. 2012 елда мин медальләрне алу процессы, уңышка ышаныч турында уйладым.

 - Ни өчен Кытай җыелма командасы 90 нчы еллардан бирле алда бара?

 - Минемчә, эш илнең үзендә. Спортчылар тормышы бары тик суга сикерүләр тирәсендә генә әйләнә, анда башка бернәрсә дә юк диярлек. Бу система, билгеле инде, башка илләрдән аерылып тора. Спортчылар бик күп күнегүләр ясыйлар, аннары анда сикерүчеләр дә күп бит. Әмма аларның озаграк һәм тырышыбрак күнегүләр ясаулары, анда күбрәк кеше булу аларны алдынгы итми, анда сәбәп нәрсәдәдер башкада. Лондондагы  Олимпиаданы искә төшерсәк – без Илья Захаров белән Кытай спортчылары кебек озак күнегүләр ясамадык, әмма бит …

  - Бу чемпионатка планнарыгыз нинди? Алда нәрсәләр көтә?

 - Башта мин бу чемпионатта АКШ җыелма командасы составында Олимпия уеннарына бару өчен квалификация алуыма ышанырга тиеш. Мин 10 метрлы каланчадан синхрон һәм берүзем сикерергә ниятлим. Соңгы айларда ничек әзерләнүебезне искә алсак, проблемалар булмаячак. Без ниндидер урыннар турында түгел, индивидуаль зачет турында күбрәк уйлыйбыз.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте