Таня – Европада суга сикерүләр буенча легендар спортчы. 30 яшьлек спортчының кабатланмас сәләтен искиткеч генетикага бәйләп аңлаталар. Ул спортчылар – суга сикерү осталары – дүрт тапкыр олимпия чемпионы Джорджо Каньотто һәм 1976 елда булган уеннарда катнашкан Кармен Кастейнер гаиләсендә туган. Беренче медален Каньотто 14 яшендә ала. Ул дүрт Олимпиадада катнашкан спортчы.
-Таня, 2015 елгы Дөнья чемпионатына төп максатларыгыз белән уртаклашсагыз иде.
- Бу мин катнашачак соңгы Дөнья чемпионаты һәм мин аннан ләззәт алып калырга телим. Мин 1 һәм 3 метрлы трамплиннардан сикерүдә һәм 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә чыгыш ясаячакмын. Риода узачак Олимпиадада катнашырга өметләнәм. Шуннан соң мин спорт карьерасына нокта куячакмын.
- Төп көндәшләрегез дип кемнәрне саныйсыз?
- Иң көчле спортчылар Кытайда, Австралиядә, Канадада һәм, билгеле инде, Россиядә.
- Таня, сезнеке кебек исемне Россиядә бик яраталар, әмма ул Италия өчен хас түгел. Исемегезгә бәйле ниндидер гаилә сере бармы әллә?
- Юк, бернинди дә гаилә сере юк монда. Әниемә Татьяна исеме ошаган, шул гына. Русча мине “Танюшка” дип атап булганлыгын да беләм, болай әйткәндә исемемнең яңгырашы бик ошый.
Суга сикерү буенча ярышлар Су спорт төрләре сараенда 26 июльдән 2 августка кадәр узачак.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте