Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Наталья Ищенко: "Бу шоу түгел, ә спорт"

Large_news_img_2442
21.07.2015, 18:53 Спорт
Бүген "Казан" халыкара аэропортына олимпия чемпионнары һәм Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты алтынына дәгъва итүче хатын-кызлар килде. Россиянең синхрон йөзү осталары булган хатын-кызлар 9 комплект медаль өчен көрәшне 25 июльдә техник программадагы шәхси ярышларда башлаячак.

Өч тапкыр олимпия чемпионы, 16 тапкыр дөнья чемпионы, 9 тапкыр Европа чемпионы һәм 2010 елда Европаның абсолют чемпионы Наталья Ищенко башка җыелма командалар өчен иң "уңайсыз", ләкин хөрмәт ителә торган көндәшләрнең берсе булып торачак. Күптән түгел Нидерландта узган Европа кубогы бәйгесендә Светлана Ромашина белән берлектә Украина һәм Испания кызларын техник һәм ирекле программада артта калдырып, пьедесталның иң югары баскычына басуы белән, әлеге спортчы, 2 еллык тәнәфес ясаганнан соң, янә үзен ышанырлык итеп танытты.

— Бу чемпионатта Испания һәм Кытай җыелма командаларындагы көндәшләрегездән ни көтәсез? Украинаның да бик көчәеп килүе дөресме?

— Испания спортчыларын без күптән түгел, Европа кубогы ярышлары барганда күрдек. Кытай җыелма командасын исә күптән күргәнебез юк — Барселонада узган элекке чемпионатта алар катнашмадылар, шуңа күрә бу чыгыш безнең өчен сюрприз булачак. Ә Украина, чыннан да, көчәеп килә, Европа кубогында да Испанияне узып, икенче урын яуладылар.

— Футбол стадионында йөзәргә туры килгәне бармы?

— Футболныкында беренче тапкыр. Тик бервакыт Дөнья чемпионаты теннис стадионында уздырылган иде.

— Корылманың нинди булуы әһәмияткә ияме?

— Нигездә, юк. Ачык бассейнмы, түгелме — шунысы мөһим. Ә тамашачылар күп булу һәрчак булыша, аеруча үз илеңдә.

— Ярышлардан туктап, тәнәфес ясаганда Светлана Ромашина белән үзара аңлашу югалмаганмы?

— Күз тия күрмәсен! Аңлашуны югалтмадык. Бу 2 елны ярышларсыз уздырып җибәрүемне сизмим дә.

— Сезнең ирекле программагыз «Паганини: Иблис скрипкачысы» кинофильмы музыкасына куелган. Лирик образ башкару ничегрәк бирелә?

— Лирика, мәхәббәт, мөгаен, минем яраткан образымдыр. Ничек килеп чыгар, анысын ярышларда күрербез. Программа үзе миңа бик ошый — аны бар тулылыгы белән тамашачыга җиткерергә, тапшырырга тырышачакмын.

— Микст-дуэтлар аркасында синхрон йөзү бу чемпионатта өстәмә кызыксыну уята. Сезнеңчә, әлеге яңалык Россия җыелма командасының чыгышларын тагын да көчәйтеп җибәрерме?

— Бу хакта микст-дуэтта чыгыш ясаучыларның үзләреннән сорау яхшырактыр, мөгаен. Әлегә исә хөкемнәрнең ничек чыгарылачагы, башка илләрнең нинди дәрәҗәдә булуы аңлашылмый. Моның ниндидер кызык нәрсә булачагы — 100 %, ниндидер яңа, гадәттән тыш нәрсә ул, шуңа күрә дә игътибарны җәлеп итте. Безнең дуэт бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясый һәм мин аларның иң алдынгы урыннар өчен көрәшәчәгенә ышанам. Үзем дә бик рәхәтләнеп күзәтәчәкмен.

— Спортчы буларак Олимпиадада чыгыш ясау өчен Рио — соңгы мөмкинлек, дип әйткән идегез. Шундый атказанган сихрон йөзү остасының алга таба планнары нинди икән?

— Планнарны бер-бер артлы корам — хәзер үземне Казандагы Дөнья чемпионатына әзерлим. Риодагы Олимпиадада чыгыш ясау теләгем бик көчле.

— Нидерландтагы Европа Кубогында макияжыгызны юып төшерергә мәҗбүр иттеләр. Казанда кагыйдәләрнең кырыслануы көтеләме?

— Без инде андый макияж белән ярышларга кертелмәячәгебезне исәпкә алдык, бу юлы табигыйрәк итеп эшләргә тырышачакбыз. Казанда бернәрсәне дә юып төшерергә мәҗбүр итмәсләр дип уйлыйм.

— Хәзер спорт кайсы юнәлештә хәрәкәт итә, сезнең карьера башланган вакыттан алып классиклык арту турында сүз йөртеп буламы?

— Спорт елдан ел катлаулана, һәрвакыт ниндидер яңа, кызык нәрсә, ниндидер элементлар табыла. Ул тагын да классик була бара дип әйтмәс идем, әлбәттә, чикләүләр кертелә, һәм шулай дөрес тә, чөнки бу — шоу түгел, ә спорт.

— Хәзер, 2016 елгы Олимпия уеннарына лицензия инде кесәдә булганда, артык йомшарып китү куркынычы юкмы соң?

— Юк, беркайчан да! Һәр старт бик җитди нәрсә ул, без хәтта күрсәтмә ярышларга да зур җаваплылык тоеп киләбез, чөнки көндәшләребез йоклап ятмый. Без инде үзебезне хәзер үк тулысынча ачып күрсәтергә тиеш, чөнки бу — Олимпия уеннары алдыннан кытайлар белән соңгы очрашуыбыз. Бу очрашу кемнең нәрсәгә лаек икәнен күрсәтәчәк.

 

 

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

5 фото
Наталя Ищенко: Бу шоу түгел, ә спорт
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия