Чит шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән волонтерларны сәламләү тантанасында Казанда 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын рәсми оештыручы – “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов катнашты. Үз мөрәҗәгатендә ул Казан инициативасына ярдәм иткән өчен төбәк делегацияләренә рәхмәт белдерде. Әлеге булышлык бөтен илебез төбәкләреннән килгән активистларга зур эшкә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бирде. Александр Карпов волонтерлар командасын чемпионатта “озын һәм авыр дистанция” көтүен искәртте, тик үз теләге белән ярдәм итәргә алынган егет-кызларны бу куркытмады: “Без бу чемпионатны нинди итәрбез?” дигән сорауга 540 тавышлы хор һич уйлап тормастан “Иң яхшысы итәрбез!” дип җавап бирде.
Тантананың хөрмәтле кунаклары арасында волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова да бар иде: “Командабызда инде 2012 елдан, Владивостокта АТЭС саммитындагы Казан волонтерлары стажировкасыннан бирле хезмәттәшлек итә башлаган иске дусларыбызны, 2013 елгы Универсиаданы безнең белән бергә узганнарны күрү бик рәхәт, ә яңа кешеләрне күрү аеруча шатлык өсти. Бу волонтерлык хәрәкәте үсештә дигән сүз – һәм бу үсешкә нәкъ менә без стимул бирәбез!”
Казанга килгәнче егетләр һәм кызлар шактый озын юл үтте – 2014 елның сентябрендә гариза тапшырудан башлап әңгәмә кору һәм 2015 елның мартында нәтиҗәләрне көтүгә кадәр. Аннары – делегациягә төбәкнең үзендә әзерлек уздыру һәм Россиянең спорт башкаласына җыенулар – һәм менә чит шәһәр һәм чит ил волонтерлары, 16 июльдән башлап, ниһаять, Казанда. Төбәк делегациясе составына эләгү өчен конкурс кайбер якларда бер урынга 35 кешегә кадәр җиткән. Әйтик, гаризалар саны буенча рекордчы төбәкләр – Санкт-Петербург (905 кандидат), Мәскәү (852) һәм Самара (827) булды. Әңгәмә нәтиҗәсендә чит шәһәр волонтерлары Чемпионатның спорт корылмаларында һәм спортка кагылышы булмаган объектларында төрле позицияләргә бүленде. “Казан Арена” командасына Мәскәүдән, Түбән Новгород, Архангельск, Свердловск өлкәләреннән, Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан, Приморье һәм Красноярск краеннан һәм Әлмәттән волонтерлар кушылды. Су спорт төрләре сараенда һәм Су полосы аренасында Мордовия Республикасы,Саратов, Самара, Әстерхан, Новосибирск, Киров, Оренбург, Волгоград өлкәләре командалары хезмәт итәчәк. Казансу яр буенда – хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү буенча ярышларда Санкт-Петербург шәһәре, Марий Эл Республикасы һәм Краснодар крае волонтерлары булышлык күрсәтәчәк. Моннан тыш, төрле төбәкләрдән килгән егетләр һәм кызлар чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарында, “Пилигрим” тамашасын оештыруда катнашачак, тантаналарның барлык серләрен беренчеләрдән булып белү бәхете Ростов өлкәсе һәм Краснодар крае егетләренә һәм кызларына тәтеде.
Чемпионатта катнашу өчен сайлап алынган чит ил волонтерлары спорт корылмаларындагы мөһим позицияләргә бүленгән, шул исәптән “Спорт мәйданчыгы”, “Спорт мәгълүматы үзәге”, “Спорт командалары атташесы” һәм башка позицияләргә. Волонтерлык тәҗрибәсе кенәгәсендә биш тапкыр Олимпия уеннарында урын алган Антонина Эстам чит ил волонтерлары исеменнән җавап чыгышында Чемпионат вакытында егетләргә һәм кызларга яңа тәҗрибә туплауларын, шәхси “квалификация”не күтәрүләрен теләде һәм сүзен: “Тормышыгызда Олимпия уеннары һәм менә шундый чемпионатлар мөмкин кадәр күбрәк булсын!” – дип төгәлләде.
Чит шәһәр һәм чит ил делегацияләрен каршы алу тантанасы бик үзенчәлекле, символик рәвештә тәмамланды – “Волонтерлар йорты”ның кабул итү урынында торачак зур аквариумга делегация җитәкчеләре алтын балыклар җибәрде, бу балыклар үзләрен әйбәт хис иттеләр, волонтерлар да чемпионат вакытында үз стихияләрендә булуларын тойсыннар иде.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте