Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Дмитрий Михайлов: “Безнең бурыч – трансляцияне бик әйбәт дәрәҗәдә оештыру”

Large_news_dsc_3503
19.07.2015, 16:14 Интервью
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директорының телетрансляция һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү мәсьәләләрен алып баручы урынбасары Дмитрий Михайлов бөтен дөнья буйлап ярышлар сурәте ничек тапшыралачагы һәм кайсы илләрдә тамашачылар реаль вакыт режимында яраткан спортчыларының казанышларын беләчәкләре хакында сөйләде.

“4,5 миллиард кеше бер үк вакытта телевизор карап утырыр дип беркем дә әйтми”

– Дмитрий Александрович, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының потенциаль телеаудиториясе 4,5 миллиард кеше булырга мөмкин дигән сүзләрне еш кына ишетергә туры килә. Бу сан нәрсәләрдән гыйбарәт  соң?

– Бу сан турыдан-туры трансляцияләр һәм кабатлаулар аудиториясеннән, Чемпионатка багышланган яңалыклар сюжетлары, тематик спорт программалары аудиториясеннән чыгып исәпләнә. Бу санга турнирны теге яисә бу дәрәҗәдә күзәтеп баручы бөтен дөньядагы тамашачылар кертелә. Беркем дә 4,5 миллиард кеше бер үк вакытта, диваннарына утырып, телевизорлары каршында Чемпионатны карарлар дип әйтми (елмая). Бу – ярышлар белән кызыксынучы суммар  аудитория булачак.

– Бу сан Барселонадагы 2013 елгы Дөнья чемпионаты белән чагыштырганда  артыгракмы?

– Әлегә рекордлар юк. 4,5 миллиард кеше – безнең исәп ул. Әмма беренче чиратта ул Барселонадагы Дөнья чемпионатынан соң алынган нәтиҗәләр нигезендә исәпләп чыгарылды. Бу санны беренче тапкыр шул як атаган иде. Казандагы Чемпионат белән телекомпанияләр күбрәк кызыксына башлаганга, без шушы планкадан артып китәрбез дип фараз кылабыз. Дөресен әйткәндә, безне ким дигәндә 4,5 миллиард кеше караячак. Ни өчен шулай соң? 2 ел элек турнирны  трансляцияләү хокукына 70кә якын телерадиокомпания дәгъва кылган иде, ә хәзер аларның саны 90га җитте. Чемпионат белән кызыксыну кимеми. Бу сан һаман әле артып тора,  турнир тәмамлангач, телеэфирлар турында белешмәләребез булгач кына, мин аны сезгә атый алачакмын.

– Хокукка ирешкән 90 телекомпания арасында спорт державалары телекомпанияләре генә түгел, су спорт төрләре популярлык казана башлаган илләр дә керә дисәк, дөрес булырмы?

– Дөнья чемпионатында, Антарктидадан гайре, барлык континентларның да хокук алган телекомпанияләре эшләячәк. Исемлек буенча барсак, Азиядә, мәсәлән, Таиландтан, Гонконгтан һәм Филиппиннан телекомпанияләр бар. Анда Чемпионат белән бик кызыксыналар. Латыйн Америкасында Бразилия компаниясе һәм Чилига, Боливиягә, Коста-Рикага тапшырулар ясый торган бер Аргентина компаниясе бар. Африкада? Тунис эшли. Австралия дә хокук алды. Европа илләре һәм Төньяк Америка турында әйтмим дә инде, алар – медиабазардагы даими уенчылар.

Массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан турнир белән кызыксыну, чыннан да, бик зур! Хокук алганнар ситуациясеннән башка да, саннар гаҗәпләндерерлек. Бу саннар алдагы турнирлардан шактый артык. Мәсәлән, Дөнья чемпионатында вакыйгалар барган урыннан эшләүче хокук алучылар саны  башта 400 кешедән артмас кебек иде. Бүген безнең системада дистә ярым илдән 800 вәкил аккредитацияләнгән.

– Барысы белән дә танышырга өлгердегезме инде?

– Былтыр көз көне без халыкара хокук алучылар белән очрашкан идек инде. Без ул вакытта аларга 2 объект тәкъдим иттек – Су спорт төрләре сарае һәм «Казан Арена», вакытлы объектлар буенча документларны күрсәттек. Дөнья чемпионаты барышында алар файдаланачак барлык хезмәт күрсәтүләр (кунакханәләр, транспорт) белән танышканнан соң, алар турнирга дип командировкага ничә кеше җибәрүләре турында катгый карар кабул итәргә тиешләр иде. Соңгы сан безнең башлангыч күрсәткечләрдән ике тапкыр артып китте, кунакларга бар да ошады (елмая).

“Тапшырулар алып бару үзәге өчен электр энергиясе хәтта кечкенә микрорайонга җитәрлек”

– Сез алып бара торган юнәлеш буенча төп урын бирелгән IBC аббревиатурасы нәрсәне аңлата?

–  IBC – ул халыкара телевизион сигнал формалаша торган халыкара тапшырулар үзәге. Зур халыкара чаралар мондый аерым бүлеп бирелгән үзәктән башка күптәннән уздырылмый инде. Анда барлык объектлардан һәм чаралардан трансляция киләчәк, шуннан инде бөтен дөньяга таралачак. Бу безнең бөтен дөньяны берөзлексез матур сурәт белән тәэмин итүче җаваплылык үзәге дисәң дә була.

- Әлеге үзәктә күпме техника кулланылачак?

- Бу сорауга төгәл җавап бирү авыр, чөнки чит ил партнерларның берсе дә үзе белән Казанга җайланмалар тутырылган ничә кейс алачагын алдан әйтә алмый. Аппаратураның бер өлешен төп тапшыру компаниясе,  башка өлешен дөнья Чемпионаты вакытында вакыйгалар барган урыннан эшләүче хокукы алганнар китереп җиткерәчәк. Аларның нәрсә алып килүен шунда беләчәкбез. IBC – офис бинасының 3000 м2 биләүче корылмалар комплексы. Һәм бу барлык территория тулысынча  эшләячәк. Үзәк 1,2 мегаватт (МВт) электр энергиясе кулланачак. Гадәттә бер йорт иң күбе 15 киловатт (кВт) кулланса, IBCка киткән энергия кечкенә микрорайонны тәэмин итәргә җитәчәк.

- ДЧ-2015кә төп тапшырулар компаниясен кем һәм ничек сайлады?

- Төп тапшырулар компаниясен ФИНАда сайладылар. Алар алдагы ярышларда уртак хезмәттәшлек тәҗрибәсенә таянып эш йөрттеләр. Россия телекомпанияләре белән андый хезмәттәшлек тәҗрибәсе булмау сәбәпле, Европа компаниясенә тукталдылар.

“Россия телевизор караучылары турыдан-туры трансляцияне күрмәячәк дип борчылырга кирәкми”

- Бу Россия телевизор караучылары ДЧ-2015нең турыдан-туры трансляциясен күрмәячәк дигән сүз түгелдер бит?

- Әлбәттә – юк! Россия территориясендә БДТРК холдингының эксклюзив хокукы бар. Шуңа күрә “Россия-1”, “Россия-2” һәм “Спорт-1” телеканаллары Казанда дөнья Чемпионатын актив рәвештә яктыртачак, барлык ярышларны турыдан-туры эфирда һәм язмада килеш күрсәтәчәк. БДТРК җирле телеканаллар – ТНВ һәм “Казан” ТРКга – җирле яңалыкларда турнир барышын хәбәр итәргә рөхсәт биргән. Шуңа күрә борчылу урынсыз. Республикада җирле уенчыларны да катнаштыралар, нәкъ менә алар безнең якташларыбызның уңышлары хакында хәбәр итәчәк.
Алгарыш бер урында тормый. Телетапшырулар өлкәсендә Чемпионатта нинди яңа техника булачак?
Ярышларны төшергән вакытта яңа аппаратура кулланылачак. Барлык турыдан-туры тапшыру да HD-сыйфатында, кабатлап һәм акрын сурәт рәвешендә җентекләп күрсәтүче Super SM камералары аша барачак. Суда төшерә алучы камералар да күпләп кулланылачак. Казанның панорама күренешен һәм аның матур архитектурасын, спорт мәйданнарының адрес планын күрсәтү өчен өске нокталарда махсус камералар куелачак.
Сезнең бүлектә һәм төп тапшырулар компанияләрендә эшләячәк камералар саны һәм аларның урыны күптән билгеле булгандыр инде. Ләкин ярты ел элек су полосы өчен бирелгән Аренаны элек парковка булган урында ничек эшләп чыга алдыгыз?
Беренчедән, тапшырулар  компанияләре режиссерлары спорт төрләре буенча камераларның традицион куелышына нигезләнә. Икенчедән, объектның үзенчәлеген исәпкә алалар. Тагын бер мөһим нәрсә – спорт мәйданнарының һәм ярышларның бөтен матурлыгын, кызыклы детальләрен тулысынча күрсәтергә булышучы иҗади потенциал.

Архитектуралары үзенчәлекле булуга карамастан, вакытлы һәм стационар спорт объектларын төгәл  спорт ярышлары регламентына таянып кордылар. Бассейн, корылмалар биеклеге, бортка кадәрге ара – барысы да төрле спорт мәйданнарында дөньяда бик аз гына аерылып торучы зурлыклар. Бу хакта белсәң, исәп-хисап һәм проект эшләрен җиңел башкарырга мөмкин. Без Дөнья чемпионатына бер ел кала әлеге объектларның нинди булачагын күз алдына китерә идек. Соңгы 9 айда үз идеяләребезне физик яктан тормышка ашыру белән шөгыльләндек, моңа алда искә алынган парковка да керде (елмая).

- Һәр спорт объектында ничәшәр камера эшләячәк?

- Йөзү һәм синхрон йөзүдә 25әр камера кулланылачак. Чөнки ярышлар бер объектта – “Казан Арена”да үтәчәк. Су полосы өчен Аренада төркем этабында 12 камера эшләсә, ахыргы стадияләрдә аларның санын 18гә кадәр арттырачаклар. Суга сикерүне төшерү өчен Су спорт төрләре сараенда 15 камера, ә “Казансу” объектында ачык суда йөзүне һәм хай-дайвингны төшерү өчен 11 һәм 12 камера куелачак. 20 камера хокук алучылар карамагында булачак.

 “Телевидениедән башка хәтта  иң зур турнир да бары тик бер шәһәр тарихының бер өлеше булып кына калыр иде”

– Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатын әзерләнгән чакта Универсиада тәҗрибәсе ярдәм иттеме, студентлар уеннарында быел булачак чемпионат программасындагы ярышларның барысы да юк иде бит.

– Беренчедән, Универсиада вакытында без үзебез дә беренче чыныгуны гына алдык. Икенчедән, студентлар һәм Олимпия уеннарына Россиядә техник базасы һәм штатта тәҗрибәле хезмәткәрләре булган “Спортивное вещание” КБАО (бренд – “Панорама” – автор билгеләмәсе) булдырылган иде.  “Панорама” хезмәткәрләре шулай ук ике зур спорт чарасы тәҗрибәсен туплаган кешеләр, хәзер алар Дөнья чемпионаты вакытында төп спорт тапшырулары эшләячәк кешеләр. Шулай булгач, Универсиада һәм Олимпиада вакытында тупланган база элеккәчә үк эшли, Россия, аерым алганда Казан биләмәсендә файда китерә.

– Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында  трансляцияләү һәм телевизион сурәт сыйфатына таләпләр Универсиадага карагандагыдан катгыйрак дигән фикер бар. Бу таләпләр белән беренче тапкыр танышканда моңа игътибар иттегезме?

– Әйе, ФИНА таләпләре, дөрестән дә, катгыйрак. Әмма без иңнәребезгә төшкән җаваплылыкны аңлыйбыз. Телевидениедән башка хәтта иң зур ярышлар да бары тик шәһәр тарихының бер өлеше генә булып калачак. Турнир бар дөньяга трансляцияләнгәндә бөтенләй башка хәл, ул чакта аны инде планетаның һәр почмагында сөйлиләр. Безнең уртак максат – иң яхшы трансляцияне оештыру.

Таләпләргә килгәндә, безгә һәр адым, барлык таләпләр алдан язып куелган режимда эшләве җайлырак. ФИНА бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирә. Бездән нәрсә көткәннәрен белеп торгач, партнерлар белән сөйләшүләр алып бару уңайлырак.

“Комментаторларны табигать көйсезлекләреннән коткара алмыйбыз. Калган нәрсәләрдә алар өчен уңайлы шартлар тудырылган”

– “Казан Арена”га соңгы матбугат туры вакытында “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль секретаре Ранко Тепавчевич журналистларның ничек итеп иң кыска юл белән микст-зонага эләгә алуларын күрсәтте. Калган объектларда бу эш ничек тора?

– Микст-зона – хокук алучылар һәм хокуксыз калучылар бер үк мәйданда эшли торган урын. Әмма эш бик катгый төстә чикләнелә. Бәлки бу барлык эре спорт ярышларында да күзәтелә торгандыр, әмма Дөнья чемпионаты вакытында беренче интерью телевидениечеләргә биреләчәк. Алар беренче сызыкта эшләячәкләр. Икенче сызыкта исә язучы журналистлар һәм мәгълүмат агентлыклары.

– Сез хаклы. Россиядә мондый картина барлык эре спорт чараларында да күзәтелми шул.  

– Бу бары бик халыкара практика һәм ул Дөнья чемпионаты вакытында катгый үтәлергә тиеш. Регламент бик катгый, аның  үтлешен микст-зона менеджерлары гына түгел, баш тапшырулар компаниясе персоналы да күзәтеп торачаклар. Өстенлек телевидение хезмәткәрләрендә булачак.

Логистикага килгәндә, матбугат вәкилләре утыра торган урыннардан микст-зонага кадәрге ара һәр объектта да мөмкин булганча кыскартылган. Язучы журналистларга да, телевидение хезмәткәрләренә дә дөнья чемпионатында эшләү бик уңайлы булыр һәм уңай кайтавазлар еш яңгырар дип уйлыйбыз. Әйдәгез, алга чапмыйк, фактлар буенча фикер йөртербез (елмая).

– Сүз уңаеннан, кайтавазлар турында. Комментаторлар еш кына репортажларында оештыручылар адресына, трибуналарда уңайлы урыннар бирелмәвенә төртереп, чәнечкеле сүзләр кыстырып җибәрергә яраталар. Шундый сүзләр ишетелмәсме?

– Комментаторларга без, финиш сызыгында булсынмы ул, үзәк сектордамы, трибуналарда иң уңайлы урыннарны калдырдык. Алар безнең өчен өстенлекле кешеләр. Моннан тыш бүгенге көнгә инде безнең һәр телекомпания вәкиленең нинди позициядә, нинди өстәл артында утырачагы турында төгәл расписаниебез бар һәм без бу мәгълүматны партнерларга җиткерергә тырыштык.  

Алар өчен без эшли алган бердәнбер нәрсә – кайсы көнне нинди һава торышы булачагын белдерү. Ягъни мәсәлән, кояш кыздырып, эссе сугу мөмкинлеге бармы, яки кыеклап яуган яңгыр мониторга китереп бәрәчәкме... Әмма, кызганычкамы яки бәхеткәдерме, һава конторасы эшләренә кысыла алмыйбыз, табигать көйсезлекләре өчен җавап биреп булмый. Калган өлкәләрдә без, комментаторлар уңайлы шартларда эшли алсыннар һәм туры эфирга иң матур тойгылар белән чыксыннар өчен мөмкин булганның барысын да эшләдек. 

Всеволод Дворкин, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте