Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Бүген ДЧ-2015тә катнашучыларының беренче рәсми күнегүләре көне

Large_news_dsc_7820
19.07.2015, 13:13 Спорт
Бүген, 19 нчы июль көнне, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашучыларның рәсми рәвештә беренче күнегүләре башланды. Иртән Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча Мексика җыелма командасы "җылынды". Димәк, ДЧ-2015 алдыннан катнашучылар арасында Мексикалылар беренчеләрдән булып әлеге спорт объектын сынап карадылар.

Бүген Су спорт төрләре сараенда суга сикерү буенча тагын бер җыелма команданың килүен көтәләр. Көннең икенче яртысында Колумбия спортчылары шөгыльләнәчәк, аларга вакыт инде билгеләнгән.

Иртәгә  ачык суда йөзүчеләр һәм синхрон йөзүчеләрнең рәсми күнегүләре булачак. Су спорт төрләре сараенда cинхрон йөзү буенча Австалия, Кытай, Бразилия, Япония, Испания һәм Израил җыелма командалары, ә ачык суда йөзү буенча Россия, Малайзия, Франция һәм Венесуэла милли командалары шөгыльләнәчәк.

23 июль көнне рәсми күнекмә үтүгә ватерполчылар керешә. Су спорт төрләре сараенда төзелгән тәртип буенча бер бассейнда берьюлы ике команда шөгыльләнәчәк. Командалар тандемы түбәндәгечә: Франция – Кытай, Россия – Голландия, Австралия – Яңа Зеландия, Казахстан – Канада, Бразилия – Греция (хатын-кызлар җыелма командалары) һәм Канада – АКШ, шулай ук Россия – Казахстан (ир-атлар җыелма командалары).

Йөзүчеләр 28 июль көнне, ә хай-дайверлар 31 июль көнне рәсми күнекмәләр үтәчәк.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте