Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

“Татнефть Арена”да ДЧ-2015 ачылышы тантанасы һәм “Пилигрим” шоуы репетицияләре башланды

Large_news_dsc_7407
18.06.2015, 12:16 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ачылышы тантанасы узачак һәм “Пилигрим” шоуы күрсәтеләчәк “Татнефть Арена” корылмасында репетицияләр башланды. Тамашада эстрада артистлары да, профессиональ спортчылар да катнашачак. Стартка кадәр бер ай тирәсе вакыт калганда халык артисты, тамашаның генераль продюсеры Игорь Крутой акватика сөючеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

“Казан халкын һәм кунакларны “Пилигрим” шоуына чакырам. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына багышланган спектакль бу җәйнең иң онытылмас вакыйгасы булырдыр, мөгаен. Шоуга балет, цирк, синхрон йөзү артистлары, шулай ук Татарстаннан иң талантлы вокалчылары  - барлыгы 200ләп кеше җәлеп ителгән. “Пилигрим” шоуы – тормыш чыганагын эзләү сәяхәте. Шоу геройлары белән бергә без дә диңгездә дулаган шторм эчендә калачакбыз, борынгы шәһәр серләрен ачып, океан төбен дә күрәчәкбез. Чемпионат вакытында бу гадәттән тыш вакыйганы күрергә теләгәнннәр өчен 8 тамаша күрсәтеләчәк. Карамый калмагыз!” - диелә мөрәҗәгатьтә.

 Шоуның нечкәлекләре сер итеп саклана, әмма концепциясе билгеле: спектакль “су” дигән гап-гади сүз артына яшерелгән күптөрле мәгънәләрнең берсен ачачак – су – башлангыч, чыганак. Җир шарындагы иң серле урын – тормышның, мәңгелек яшьлекнең серле чыганагы. Тормыш бишеге кайда гына булмасын, ул мәңгегә хаклык һәм иминлек, тормышның иң мөһим мәсьәләләре чишелеше ачкычы булып калачак. Тамашаны караучылар да сәяхәттә “катнашачаклар”. Шоуның һәр мизгеле, тормыш чыганагына юлның һәр адымы аудиториягә, һәр тамашачыга бәйле булачак. Тамашачылар, һәр сюжетның “эчендә” калып, реквизиттан файдаланачаклар. Шоуның куючы режиссеры - Алексей Сеченов.

Спектакльнең төп декорациясе булып төрле тирәнлектәге бассейннар каскады тора. Артистлар һәм корылмалар су астына кереп һәм аннан калкып чыгып, онытылмаслык күренешләр тудырачаклар. 150 куб метр күләмле тирән бассейнда синхрон йөзү буенча артист-осталар эшләячәк. Һава киңлеге исә цирк артистларыныкы, сцена өслеге – балет артистларыныкы булачак.

ФИНА дөнья чемпионатларының ачылыш тантаналары беркетмәле чаралар булып тора: алар Чемпионатта катнашучылар – спортчылар, “ФИНА гаиләсе”, ФИНА һәм Чемпионат партнерлары, ФИНА составына керүче милли федерацияләр, Чемпионатны оештыручылар өчен оештырыла.

“Татнефть Арена”  корылмасын сайлап алу Дөнья чемпионатында катнашмаган тамашачылар өчен берникадәр урын калдырырга мөмкинлек бирде. Шулай булуга да карамастан,  ачылыш тантанасын карарга теләүчеләр бик күп булганлыктан,  тамашачылар өчен калдырылган әлеге урыннарга гына бар кешене дә сыйдырып булмый. Шуңа күрә ачылыш тантанасының төп өлешен казанлылар һәм шәһәр кунакларына кабатлап күрсәтү тәкъдиме булды, бу тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Шулай итеп, республика халкы һәм кунаклары өчен беренче тапкыр махсус рәвештә ачылыш тантанасы шоуы 8 көн дәвамында кабатлап күрсәтеләчәк (беренче тапкыр күрсәтү хәйрия нигезендә булачак – анысына Татарстандагы балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар чакырыла).  Казанда 26 июльдән 2 августка кадәр көн саен кабатланачак “Пилигрим” шоуының ачылыш тантанасыннан аермасы бары тик төрле илләрнең флагларын чыгару һәм сәламләү сүзләре белән булган протокол өлешенең төшерелеп калдырылуында гына булачак.  2 сәгать тә 30 минут барачак ачылыш тантанасы туры эфирда трансляцияләнәчәк. Ачылыш тантанасының телеаудиториясе биниһая зур – телетрансляция 200 илгә гамәлгә ашырыла. 

Тамашаларның теләсә-кайсына билетлар инде апрель уртасында – ДЧ-2015 башланырга 100 көн калгач ук сатуга чыгарылган иде. Ачылыш тантанасына керү билеты бәясе 500 сумнан алып 5 мең сумга кадәр, ә калган тамашаларга керү билеты бәясе 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр. Хәзерге вакытка инде 15 мең билет сатылган, билетларның гомуми саны – 50 мең. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

ДЧ-2015 ачылышы тантанасы һәм "Пилигрим" шоуы репетицияләре
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия