Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су полосы буенча халыкара турнир финалистлары фикерләре

Large_news_dsc_1293
14.06.2015, 14:24 Спорт
Су полосы буенча 1 нче урынга чыгуга хәлиткеч матчта катнашкан Испания һәм Россия милли җыелма командалары вәкилләре уенга һәм турнирга карата үз фикерләрен белдерделәр.

Испания җыелма командасының капкачысы Серхи Кабаньес, Россия җыелма командасы белән бертигез исәп (8:8) белән тәмамланган матчтан соң, аның командасы соңгы минутларда гына җиңелүдән котылып кала алды, дип аңлатты һәм халыкара турнирда җиңү яулый алмаулары бик кызганыч, дип белдерде.

«Узган уен турында ни дип әйтергә була инде хәзер – ул узды инде. Сезон барышында Россия командасы белән безнең очрашу беренче генә түгел, ике мәртәбә без дөнья лигасында аларга җиңелдек, бүген дә соңгы минутларда гына җиңелми кала алдык. Реванш? Акцентларны алай куймагыз, без көндәшләрне аерып билгеләмибез: Россия, Кытай, Грузия. Соңгы минутларда көч каян килдеме? Бары тик мотивация аркасында гына, ул төп рольне уйнады», – дип билгеләп үтте Серхи Кабаньес.

Россия җыелма командасының һөҗүмчесе Сергей Лисунов, Испания җыелма командасы белән бертигез исәп (8:8) белән тәмамланган матчтан соң, ярышта әлеге җиңү Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында россиялеләрнең уңышлы чыгышы өчен импульс бирәчәгенә ышаныч белдерде. Бу матч кертелгән һәм үткәрелгән туплар арасындагы аерма исәбенә халыкара турнир хуҗаларына беренчеләрдән булып калу мөмкинлеге бирде.

«Әлбәттә инде, кертелгән һәм үткәрелгән туплар аермасы белән генә түгел, ә чиста җиңү күпкә отышлырак булыр иде, әмма, кызганычка каршы, күп мизгелләрне файдалана алмадык. Бу, бәлки, йөкләнеш зур булу аркасындадыр – җибәрелгән хаталарны тикшерәсе була әле. Ахырымы? Испанлылар өчен безнең җиңүгә юл куймау бик мөһим иде, бигрәк тә, сезон барышындагы очрашуларда без ике мәртәбә җиңгәннән соң. Алдагы көнне без моңа кадәр булган матчларны тикшергән идек, һәм без бүгенге сюрпризларга әзер идек. Җиңү мөһимме? Психология ягыннан караганда, һичшиксез, мөһим. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына безгә бик үтемле төркем эләкмәде, әмма хәзер бездә үзебезнең тиешле дәрәҗәдә чыгыш ясый алуыбызга ышаныч туа башлады», – дип ышандырды Сергей Лисунов.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте