Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су полосы буенча халыкара турнирның икенче көне нәтиҗәләре

Large_news_dsc_0833
13.06.2015, 19:16 Спорт
«Буревестник» бассейнында су полосы буенча халыкара турнирның матчлары дәвам итә. Икенче уен көнендә ярышлар расписаниесендә фаворитлар булып Грузия – Испания һәм Россия – Кытай парлары билгеләнде.

Беренче парда белгечләр испаннар җиңәр дип фаразлады. Уенның беренче чирегендә үк Пиреней ярымутравы вәкилләре грузиннарның капкасына ике җавапсыз туп кертергә өлгерде. Тәнәфескә кадәр команда ярышташларының капкаларын тагын биш (!) тапкыр ачты. Барыннан да күбрәк һөҗүмче Блаи Маларах тырышты: ул зур тәнәфескә кадәр үк покер ясап куйды – 7:1.

Икенче өлештә испаннар, алдагы резервка уен вакыты биреп, уенчыларын автив рәвештә алыштыра башладылар. Нәтиҗәдә, команданың һөҗүм гайрәте кими төште. Тик запаста җитди гандикапы булган уенчыларга бу берничек тә янамады. Очрашу 10:3 исәбе белән төгәлләнде. Россия белән хәлиткеч уен алдыннан мондый нәтиҗә барлык сорауларга да җавап бирә алмады. Аерым алганда, Габи Эрнандес командасы нибары бер тәүлек эчендә физик куәтен арттырырга тиеш. Кытайлылар белән уйнагандагы кебек үк, Грузия вәкилләре белән булган очрашуда да пиренейлылар соңгы чиректә йомшаклык күрсәтте.

Грузия – Испания – 3:10 (0:2, 1:5, 1:2, 1:1).

Голлар: Фран Санчез (0:1), Блаи Малларах (0:2), Блаи Малларах (0:3), Виктор Флорез (0:4), Виктор Флорез (0:5), Михаил Багатурия (1:5), Блаи Малларах (1:6), Блаи Малларах (1:7), Блаи Малларах (1:8), Серхи Нора (1:9), Зураб Руруа (2:9), Георг Хведелиани (3:9), Серхи Нора (3:10).

«Әлегә безнең көчебез барлык чирекләргә дә җитеп бетми һәм бу хәл ахырга таба нәтиҗәләргә дә тәэсир итә. Тик, минем уйлавымча, иртәгә Россия белән булачак хәлиткеч уенга кадәр без физик формабызны ныгытырга өлгерербез. Мин әлегә турнирның иң яхшы бомбардирымы? Әлеге статуста уйнау миңа уңайлы. Әмма бу очракта, иң беренче чиратта, тренер белән командага рәхмәт әйтергә кирәк. Гомумән, команданың нәтиҗәсе шәхси уңышларга караганда әһәмиятлерәк. Менә без Казанда узачак Дөнья чемпионатына эләгә алмадык. Ләкин иртәгә үк шушы шәһәрдәге ярышта җиңә алырга мөмкин. Бу – мөһимрәк! Әлеге уңыш командабыз өчен Европа чемпионатына квалификацион сайлап алуның җитди уеннары алдыннан яхшы гына башлам булачак», – дип билгеләп узды матчтан соң Испания җыелмасының һөҗүмчесе Блаи Малларах.

Уеннар көненең икенче парында Россия җыелмасы, хуҗа буларак, Кытайдан килгән кунакларның капкаларына бер-бер артлы биш җавапсыз туп кертеп, стартта ук үзенең җиңүче булачагына дәгъва кылды. Зур тәнәфескә кадәр россиялеләр тагын алты туп кертергә өлгерделәр. Тик бу юлы голкипер Антон Антонов та үз биләмәләрен саклап бетерә алмады. Кунаклар ягыннан Донг Тао тырышлыгы белән дубль кертелеп, икенче чирек 11:2 исәбе белән төгәлләнде.

Асылда, әлеге исәп Эркин Шагаев уенчыларын канәгатьләндерә иде. Чөнки испаннар белән алтын өчен көрәшер алдыннан алар ике уен көненең нәтиҗәләре буенча лидер булдылар. Шулай да, хуҗалар, җанатарларны тагын да сөендереп, кытайлыларның капкаларына шактый туплар керттеләр. Очрашу 19:4 исәбе белән тәмамланды.

Россия – Кытай – 19:4 (5:0, 6:2, 2:2, 6:0).

Голлар: Владислав Тимаков (1:0), Иван Нагаев (2:0), Дмитрий Антипов (3:0), Лев Магомаев (4:0), Игорь Бычков (5:0), Константин Степанюк (6:0), Игорь Бычков (7:0), Иван Нагаев (8:0), Алексей Бугайчук (9:0), Донг Тао (9:1), Владислав Тимаков (10:1), Константин Степанюк (11:1), Донг Тао (11:2), Ху Жаншин (11:3), Артем Ашаев (12:3), Чен Дзеншан (12:4), Дмитрий Антипов (13:4), Лев Магомаев (14:4), Дмитрий Холод (15:4), Константин Степанюк (16:4), Дмитрий Холод (17:4), Лев Магомаев (18:4), Иван Нагаев (19:4).

«Бирегә без шактый талчыгып килдек. Хәзер без шактый көчле эшлибез. Нәкъ шушы турнир алдыннан гына уенчылар җыенда катнашты. Күп кенә йөзү күнекмәләре үткәрдек. Боларның барысын да исәпкә алсак, мин уеннан һәм нәтиҗәләрдән канәгать. Өченче чиректәме? Әйе, мөмкинлекләребез шактый булды. Тәнәфестән соң тиз генә тупланып бетә алмавыбыз белән мин килешәм. Моның өстендә эшлисе бар әле. Командабыз бик яшь һәм ул әле җыелып кына килә. Әлбәттә, безгә мондый очракларны да күздә тотарга кирәк. Испания белән алтын өчен көрәшкә килгәндә, мин әлеге команданың югары класслы уенчылар икәнен беләм. Алар арасында дөнья чемпионатлары призерлары, Европа чемпионатларында һәм Олимпия уеннарында даими катнашучылар да бар. Без әлегә соңгы Европа чемпионатында катнашуыбыз белән генә мактана алабыз. Шуңа да карамастан, яхшы уен нәтиҗәләре күрсәтү өчен, без бар көчебезне туплап уйнарга тырышачакбыз, җиңүгә омтылачакбыз. Мондый көндәшләр белән ешрак уйныйсы килә», – дип сөйләде бүгенге җиңүдән соң Россия милли җыелмасының баш тренеры Эркин Шагаев.

Су полосы буенча халыкара турнир. 2 нче тур.

Казан. «Буревестник» бассейны

Команда                     уеннар              очколар               туплар          

1. Россия                        2                        4                        32–10          

2. Испания                      2                        4                        21–10    

3. Грузия                         2                        0                        9–23

4. Кытай                          2                        0                        11–30 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте