Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Суга сикерү буенча Россия чемпионатының 3 нче көн нәтиҗәләре

Large_news_dsc_7871
24.05.2015, 10:22 Спорт
Казанда су спорт төрләре буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Ярышларның өченче көнендә Су спорт төрләре сараенда өч медаль комплекты уйнатылды. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының булачак корылмасында хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерү, ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр, шулай ук шушы биеклектән катнаш сикерүләр буенча иң көчлеләрне билгеләделәр.

Хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерүләрнең финал раундында җиңү мәскәүле Юлия Тимошининага эләкте. Ул лидерлыкны беренче сикерешләреннән үк эләктергән иде инде. Ә менә беренчел ярышлар җиңүчесе Анна Чуйнышена нәтиҗәдә призлы өчлеккә дә эләгә алмады. Аның урынын көмеш һәм бронза ияләре Дарья Говор һәм Екатерина Уколова алдылар.

“Иртән сикерүләр миңа авыррак бирелә, шуңа күрә беренчел раундта мин икенче урынны гына алдым. Ә менә финалга җыелып беттем. Үз чиратында беренчел этап лидеры Анна Чуйнышева әле яшь, шулай ук бер сикерешендә ул, тиешенчә төшмичә, хаталанды. Без барыбыз да еш хаталанабыз анысы. Барысы да була инде, Олимпия чемпионнары да егыла хәтта. Мин соңгы сикерешемнән канәгать түгел, аны яхшырак итәргә дә була иде. Матур итеп тәмамлыйсы килгән иде дә, барып чыкмады. Европа чемпионатына планнарыма килгәндә, аңа кадәр парым терелеп җитәр дә, синхрон сикерешләрдә без аның белән бергә чыгыш ясарбыз дип өметләнәм. Әлбәттә инде, барыбыз да зур турнирга – Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Калган барлык стартларны да аңа әзерлек дип атарга ярый”, - диде каланчадан сикерүләрдә җиңгән Юлия Тимошинина.

Каланча 10 м, хатын-кызлар

1. Юлия Тимошинина (Мәскәү) – 334, 80

2. Дарья Говор (Электросталь) – 300, 60

3. Екатерина Уколова (Воронеж) – 271, 35                 

Кичәнең төп премьерасы тамашачыларны Лондонда узган Олимпиаданың көмеш призерлары Илья Захаров һәм Евгений Кузнецов каланчадан синхрон сикерүләр башкарган чакта көткән икән. Алар тамашачыларга моңа кадәр күрелмәгән элемент тәкъдим иттеләр. Алга таба 3 винтлы 2,5 әйләнешле сикереш ясаган егетләрне алкышларга күмделәр, судьялар да бәяне кызганмады. Бүгенге көнгә әле бу дөньяда тиңе булмаган элемент.  Аларның Россия чемпионнары булуларына гаҗәпләнәсе дә юк. Көмеш абыйлы-энеле Новоселовларда, бронза исә Попков – Кузьмин парына эләкте.

“Карьера 3 винтлы 2,5 әйләнешле сикерешкә кадәр һәм аннан соңгыга бүленәме дисезме? Бүленәдер дип уйлыйм. Дөньяда әле беркем дә аны эшләмәде. Начар килеп чыкмады кебек. Синхрон сикерүләрдә бу сикереш авыррак бирелә, ник дисәң, бер-береңә күнегергә дә кирәк. Әмма без алга таба барачакбыз, бу шиксез. Хәзер аны, Казанда узачак дөнья чемпионатына әзерләп куяр өчен, Европа чемпионатында шомартачакбыз. Бу сикерешне без бергәләп өч тапкыр башкардык, финалда дүртенчесе булды. Аерым-аерым еш эшләдек, әмма ялгыз белән парлы эшләү бер түгел. Идеясеме? Бу сикерешне мин Олимпиадада берлек разрядында эшләдем. Уеннардан соң аны Евгенийга бергәләрп эшләргә тәкъдим иттем. Шул вакыттан башлап мин бары теләдем, теләдем, теләдем... Ниһаять, сикердек. Тренер шатмы дисезме? Әлбәттә! Әмма без тагын да яхшырак эшли алабыз. Сикерешне дүртлегә бәялим, без аны дүртенче тапкыр гына башкардык та әле”, - диде 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә Россия чемпионы булган Илья Захаров, шаяртып.

Трамплин 3 м, синхрон сикерүләр, ир-атлар

1. Евгений Кузнецов (Ставрополь – Пенза) / Илья Захаров (Саратов - Пенза) – 468, 51

2. Евгений Новоселов (Екатеринбург) / Вячеслав Новоселов (Екатеринбург) – 407, 10

3. Максим Попков (Волгоград) / Илья Кузьмин (Пенза) – 380, 16

Көннең ярыш программасы төгәлләнгәндә Молчанов – Ильиных пары трамплинда микстта сикерешләрдә җиңеп чыктылар. Аларны эзәрлекләп баручылар да алардан әллә ни калышмадылар, призлы өчлектә барысы да 280 балл чиген узып киттеләр. Бу инде нәтиҗәләр яхшы дигәнне аңлата һәм киләчәккә өмет белән карарга нигез бирә. Милли җыелманың баш тренеры Олег Зайцев та шушы ук фикердә. Микст Европа чемпионатына кертелмәгән, шулай булгач, җиңүчеләрне без кабаттан бу көннәрдә суга сикерү буенча Россия чемпионаты узган урында – Казанда күрәбез дигән сүз. Әмма ярышларның статусы инде бөтенләй башка булачак. Ильиных һәм Молчановны берничә айдан су мундиалендә көтеп калабыз.

“Трамплинда микст нәтиҗәләре буенча шуны әйтә алам, безнең бик кызыклы Кристина Ильиных – Илья Молчанов пары барлыкка килде. Аларны дөнья чемпионатына әзерләячәкбез. Дөрес, аларның хәзер һәрберсенең үз әзерлек планы: Кристина Европа чемпионатына, Илья – Европа уеннарына барачак. Аннан соң аларны бергә Казанда узачак ярышларга әзерли башлыйбыз. Микстта сикереш бик кызыклы булып чыкты дип әйтергә кирәк. Әлеге пар бик кызыклы сикерешләр ясады, аерым сикерешләре дә яхшы сыйфатлы булды”, - дип бәяләде аларның микстта чыгышларын суга сикерү буенча Россия җыелмасының баш тренеры Олег Зайцев.

Трамплин 3 м, катнаш синхон сикерүләр

1. Илья Молчанов (Мәскәү) / Кристина Ильиных (Мәскәү, Свердловск өлкәләре) – 304, 35

2. Вадим Фролов (Саратов) / Ирина Аникина (Мәскәү) – 289, 47

3. Надежда Бажина (Пенза) / Аркадий Айдаров (Саратов) – 284, 37

Җыелманың баш тренеры кичәнең кульминацион мизгелен читләтеп уза алмады. Лондонда узган Олимпиаданың көмеш призерлары Захаров-Кузнецов парына 3 винтлы 2,5 әйләнешле сикереш өчен Олег Зайцев “зачет” куйды һәм синхрон сикерештә 3,9 коэффициентлы мондый дәрәҗә кыенлыктагы элементны дөньяда әле беркем дә ясамаган иде дип билгеләп узды.

“Идея үзе әллә кайчаннан йөри иде инде. Аны Илюша (Захаров – автор билгеләмәсе) 2013 елда Барселонада узган дөнья чемпионатыннан соң ук әйтте. Алга таба өч винтлы 2,5 әйләнешле яңа сикерешне ул шул чакта тәкъдим иткән иде. Премьерадан канәгатьме дип сорыйсызмы? “Зачет”! Әмма дөнья чемпионаты өчен бу аз булачак. Дөнья чемпионатына кадәр сикерешне камилләштереп бетерергә кирәк. Бу сикереш бүген аларга зур басым ясады. Шуңа күрә калган сикерешләрне алар үзләренә хас булган югарылыкта башкара алмадылар. Иң мөһиме – алар бу адымны ясадылар, без бит аны ярышларда беренче тапкыр ясадык. Европа чемпионатының финал өлешендә без аны кабат куярбыз дип уйлыйм. Рискка барабыз, әмма куячакбыз”, - диде Зайцев.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

6 фото
Суга сикерү буенча Россия чемпионатының 3 нче көн нәтиҗәләре
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия