Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Суга сикерү буенча Россия чемпионатының икенче көн нәтиҗәләре

Large_news_dsc_6084
22.05.2015, 13:17 Спорт
Казанда суга сикерү буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Турнирның икенче көнендә су спорт төрләрен яратучылар өч категориядә җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларны белделәр.

10 мертлы каланчадан синхрон сикерүләрдә катнашучы һәр пар финал башланганчы ук үзләренә пьедесталда урын калачагына ышана ала иде. Чыгышларның беренчел этабында ук бары тик өч тандем гына тәкъдим ителде, шулай булгач, иртән кызларга чират буенча ничәнче икәнлекләрен генә беләсе калган иде. Алтын медаль Тихомирова – Говор парына эләкте. Говорга бу җиңү егерме яшьлек юбилеена бүләк булды.

“Безнең дисциплинада, беренчел ярышта булсын, финалда булсын, нибары өч парның гына чыгыш ясавы берникадәр басым ясады, билгеле. Әмма сикереш кагыйдәләре буенча ике пар булырга тиеш – бу барлык ярышларның да регламенты. Медальсез калмасыбызны белдек, әмма нәкъ менә алтын безнеке булыр дигән ышаныч булмады, барлык кызлар да бик көчлеләр иде. Партнерымның туган көненә килгәндә, без аны барлык бассейн белән котладык (елмая). Әмма бүләк рәвешендә җиңү турында алдан ук килешеп куймаган идек. Бу җиңү минем өчен бик зур нәрсә. Аның миңа Европа чемпионатына юллама булуы да бар.  Ышаныгыз, бу уй күп кенә спортчыларның башында “утыра”, - диде 10 метрлы каланчадан сикерү буенча Россия чемпионкасы булган Юлия Тихомирова.

Каланча 10 м  – синхрон сикерүләр, хатын-кызлар.

1. Дарья Говор (Мәскәү өлкәсе) / Юлия Тихомирова (Мәскәү) – 291, 90

2. Анастасия Козлова (Руза) / Ләйлә Салямова (Саратов) – 255, 33

3. Анастасия Кораблева (С-Петербург) / Елизавета Кукушкина (С-Петербург) – 193, 59

Ир-атлар арасында 3 метрлы  трамплиннан сикерүдә көрәш Лондонда узган Олимпия уеннарында көмеш медаль ияләре булган Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров арасында барды. Җыелма буенча партнерлар һәм көндәлек тормышта дуслар булган егетләр бер чемпионлык өчен көрәштеләр. Инде дүртенче омтылышта Евгений көндәшен артта калдырып, партнерларыннан алдан ук котлаулар кабул итә башларга әзер иде. Бу тамашаны күзәтеп утыра торгач кемнәрнеңдер Екатеринбургтан килгән Вячеслав Новоселовның яхшы чыгышына игътибар итми дә калуы бар, ул 480 балл чигеннән чыгып китсә дә, танылган фаворитларга каршы тора алмады.

“Илья белән күзгә-күз бәхәс? Ни өчен? Менә Вячеслав Новоселов та бүген үзен бик өметле яктан күрсәтте. Аның 480 баллы бик яхшы нәтиҗә, андый балл белән дөнья чемпионатларында да финалга эләгеп була. Көндәшлек артканнан арта. Ильяны артта калдырдыммы? Минем элек борылышлы сикерүләр бик яхшы килеп чыкмыйлар иде, шулар аркасында 30-40 баллга артта калгалаган булды. Әмма Россия җыелмасының акробатика буенча тренеры белән эшли-эшли, мин аларны яхшырта алдым. Хәзер алар Ильяныкы дәрәҗәсендәге катлаулылыкта. Европа чемпионатында мин бу сикерешне күрсәтәчәкмен”, - диде Евгений Кузнецов.  

Трамплин 3 м, ир-атлар

1. Евгений Кузнецов (Ставрополь - Пенза) – 526, 85

2. Илья Захаров (Ставрополь - Пенза) – 498, 20

3. Вячеслав Новоселов (Екатеринбург) –  481, 35

Каланчадан катнаш синхрон сикерүләрдә җиңү  Казан һәм Мәскәүне тәкъдим итүче Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхерга эләкте. Бу дуэт алдынгылыкны соңгы сикерешләргә кадәр ычкындырмады, 4 һәм 5 нче раундлардагы югары билгеләр шул хакта сөйли. Көмеш исә петербурглы Александр Лебедев һәм Анна Чуйнышевада. Бронза Воронеждан килгән Игорь Внуков һәм Виктория Шириновада.

“Никита Шлейхерның арыган килеш чыгыш ясаганлыгы күренеп тора иде, ул инде каланчадагы чыгышларга кадәр булган 3 метрлы трамплинда да финалда чыгыш ясады бит. Аңа авыргарак туры килде. Әмма Россиядә хәзер ике катнаш пар – Никита һәм Юлия Тимошинина пары һәм петербурглылар пары барлыгына шатланырга була. Алда ике җыелма бар, Дөнья чемпионатыңда кем катнашачагы шунда билгеле булачак. Спортчылар чыгышлары арасында тәнәфесне арттырырга кирәкмиме дисезме? Кирәкмидер дип уйлыйм. Мобильлегеңне күрсәтә белергә кирәк”, - диде суга сикерү буенча Россия җыелмасы баш тренеры Олег Зайцев катнаш синхрон сикерүләрдә финалистларның чыгышларына йомгаклау бәяләмәсе биреп.

Каланча 10 м – катнаш синхрон сикерүләр

1. Юлия Тимошинина (Мәскәү) / Никита Шлейхер (Казан) – 307, 89

2. Александр Лебедев (С-Петербург) / Анна Чуйнышева (С-Петербург) – 286, 08

3. Игорь Внуков (Воронеж) / Виктория Ширинова (Воронеж) – 245, 94

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте