Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россия банкы ДЧ-2015 истәлегенә көмеш тәңкә чыгарачак

Large_news_metro_kuznetsky_most_18
http://www.trkterra.ru/
07.05.2015, 17:52 Рәсми хроника
Россия Үзәк банкы 2015 елның икенче яртысында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына багышланган 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкә чыгарырга планлаштыра.

Банк сайтында бирелгән 2015 елда чыгарылачак истәлекле һәм инвестиция тәңкәләрен чыгаруга мөнәсәбәттәге планда билгеләнгәнчә, тәңкәләр 5 мең тираж белән чыгарылачаклар.

Шулай ук Россиядә Әдәбият елына, хәрби дан шәһәрләренә, совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 70 еллыгына, Россия Федерациясенең Хәрби көчләренә (Хәрби-диңгез флотының су өсте көчләре), Россия Банкының 155 еллыгына, Данте Алигьериның тууына 750 ел тулуга һәм башка вакыйгаларга багышланган тәңкәләр дә чыгарылачак.

Kzn.ru материаллары буенча