Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Шлейхер һәм Тимошинина ФИНА Дөнья сериясе этабында Россия җыелмасына бронза китерделәр

Large_news_dsc_4845
26.04.2015, 21:06 Спорт
Казанда суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабы тәмамланды.

Татарстан Республикасын тәкъдим итүче Юлия Тимошинина һәм Никита Шлейхер, суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабының соңгы ярышлар көнендә 10 метрлы каланчадан микст сикерүләрдә бронзага ия булдылар. Иң көчлеләр өчлегенә алар 3,2-3,3 коэффициентлы авыр сикерешләрне яхшы башкарулары нәтиҗәсендә эләктеләр.

Алтын медальне кытай сикерүчеләре Лян Цзюццзи  һәм Си Яцзи, ә көмеш медальне канадалы Меган Бенфейто һәм Винсена Риндо яулады. Тимошинина һәм Шлейхер Россия җыелмасына Дөнья сериясенең казан этабында дүртенче медальне китерделәр.

10 метрлы каланчадан сикерү, микст. Финал

1. Лян Цзюццзи/Си Яцзи (Кытай) – 345,18 балл

2. Меган Бенфейто/Винсен Риндо (Канада) – 325,38

3. Никита Шлейхер/Юлия Тимошинина (Россия) – 316,77

Казанда ярышлар иң югары дәрәҗәдә уздырылды. Барлык хезмәтләр дә үз эшләрен яхшы башкардылар, бизәлеш тә искиткеч. Казанның ФИНА Дөнья сериясе дәрәҗәсе профессиональ планда иң югарысы. Дөнья чемпионаты исә тагын да югарырак дәрәҗәдә узачак һәм бернинди җитешсезлекләр булмаячак, - Россия җыелмасының баш тренеры Олег Зайцев Казанда узган Дөнья сериясе этабына йомгак ясауны шушы сүзләрдән башлап җибәрде. – Без Казанда ике көмеш һәм ике бронза медаль яуладык. Бүгенге мизгелдә бу бүләкләр безнең команданың бу ярышларга әзерлек дәрәҗәләрен күрсәтә. Төп стартлар – Европа һәм дөнья чемпионатлары. Безнең төп бурыч – алтын, көмеш һәм бронза!

Тиздән суга сикерү осталары Казанга кабат әйләнеп киләчәкләр. 19-24 майда Су спорт төрләре сарае Россия чемпионатында катнашучыларны кабул итәчәк.

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте