Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Россиялеләр Казанда узган Дөнья сериясе этабында каланчадан сикерү буенча медальсез калдылар

Large_news_dsc_4143
26.04.2015, 19:38 Спорт
Казанда суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабының соңгы ярыш көне бара.

Казандагы суга сикерү буенча ФИНА Дөнья сериясе этабының соңгы ярыш көне программасын ун метрлы каланчадан сикерүче кызлар ачып җибәрде. Ярымфиналда медальләр өчен көрәштән россияле Дарья Говор төшеп калды, ә Юлия Тимошинина иң яхшылар алтылыгына керә алды.  

Финалда Тимошинина дүртенче нәтиҗәне күрсәтте, 343, 35 балл җыйган иде. Җиңүне кытайлы Чен Руолин канадалы Меган Бенфейтодан тартып алды.Ул төп көндәшен бары тик ике баллдан кимрәккә генә узып китте.

Каланчадан сикерү, 10 метр. Финал, хатын-кызлар

1. Меган Бенфейто (Канада) – 383,10 балл

2. Чен Руолин (Кытай) – 381,75

3. Тоня Коуч (Бөекбритания) – 360,30

4. Юлия Тимошинина (Россия) – 343,35

- Мин үз нәтиҗәмнән канәгать. Моның кадр баллны беркайчан да җыйганым юк иде әле. Алга китеш бар, - диде Юлия Тимошинина чыгышыннан соң.

Ир-атлар арасында каланчадан сикерү буенча ярышларның ярымфиналы нәтиҗәләре алга таба көрәшнең бик кызу булачагын һәм җиңүчене билгеләү җиңел булмаячагын белдерде.  

Спортчылар элементларны башкаруның иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Җиңүче кытайлы Кью Бо булса, икенче урынны, иртәнге чыгышларда үзенә көндәш булган кытайлы Ян Цзилянны кысрыклап, мексикалы Санчес алды. Виктор Минибаев дүртенче урынга калды.

Каланчадан сикерү, 10 метр. Финал, ир-атлар

1. Кью Бо (Кытай) – 573,05 балл

2. Герман Санчес (Мексика) – 554,12

3. Ян Цзилян (Кытай) – 551,95

4. Виктор Минибаев (Россия) – 526,30

Бронзага барып җитәргә аз гына ышаныч җитеп бетмәде. Соңгы тапкыр халыкара ярышларда Берлинда узган Европа чемпионатында катнашкан идем. Бик зур өзеклек булды, шул тәэсир итте дә, - диде Виктор Минибаев. – Бассейн миңа бик ошады, ә Су спорт төрләре сарае үзе исә – супер-корылма. Казан тикмәгә генә дөнья чемпионатын уздыру хоукын алмаган инде!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте