Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Илья Захаров ФИНА Дөнья сериясе этабында Россия җыелмасына тагын бер медаль китерде

Large_news_nalx4981
25.04.2015, 19:06 Спорт
Илья Захаров суга сикерү буенча Казанда узучы ФИНА Дөнья сериясе этабында көмеш медальгә ия булды.

Өч метрлы трамплиннан сикерүләр буенча ярымфинал чыгышлары нәтиҗәләре буеча россия спортчылары икесе дә финалда чыгыш ясау хокукын алдылар. Илья Захаров үз “алтылыгы”нда иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм данлыклы кытай сикерүчесе Цао Юаньны узып китте. Евгений Кузнецов Бөекбританияле Джек Лафердан соң икенче булды, әмма аннан бары тик бер баллдан кимрәккә генә калышты.

Финалда медаль өчен россиялеләр икесе дә көрәшә алган булыр иде, әмма иң көчлеләр өчлегенә бары тик Захаровка гына эләгү насыйп булды. Кузнецов 426, 70 баллар суммасы белән бишенче булды. Захаров, Лафердан 30 балл тирәсе калышып, көмеш медальгә ия булды.

Трамплиннан сикерү, 3 метр. Ир-атлар, финал

1. Джек Лафер (Бөекбритания) – 546,40 балл

2. Илья Захаров (Россия)  - 516,70

3. Патрик Хаусдинг (Германия) – 512,20

… 5. Евгений Кузнецов – 426,70

- Җиңүемә бик шатланам. Хаталарсыз гына булмаса да, беренче була алдым. Бу уңышны Лондонда киләсе Дөнья сериясе этабында да кабатлармын дип өметләнәм, - диде Казанда узган Дөнья сериясе этабы җиңүчесе.

- Икенче урынны алуыма бераз кәефем кырылды, мин җиңүгә омтылырга кирәк дигән фикердә торам. Хәтта хата да түгел, вак-төяк килеп җитмәгән урыннар булуы кызганыч. Нәтиҗәдә артта калу менә шул ваклыклардан җыела да инде. Джек Лаферныкы кебек нәтиҗәгә эшләргә кирәк, - диде чыгышыннан соң Илья Захаров.

Трамплинга шимбә көнне иң соңгылардан булып микстта ярышучылар аяк басты. Җиңү кытай пары Хао Ян/Хань Ваньда булса, Виктор Минибаев/Надежда Бажинадан торган россия пары бүләксез калды.

Трамплиннан сикерү, 3 метр. Микст

1. Хао Ян/Хань Ван (Кытай) – 333,60

2. Дженнифер Абель/Франсуа Имбо-Дюлак (Канада) – 324,33

3. Таня Ганьотто/Майкол Верцотто (Италия) – 303,00

…. 5. Надежда Бажина/Виктор Минибаев (Россия) – 300,06

- Үз чыгышымнан бик канәгатьмен. Иртән барысы да килеп чыкмаган иде, көн ахырына нәтиҗәләрне арттыра алдым. Финалда барысы да бик яхшы булды, - диде Дженнифер Абель.

- Гомумән алганда, без начар чыгыш ясамадык. Әлбәттә, өйрәнүләр вакытында яхшырак та сикергән чаклар булды, әмма бу беренче ярыш бит. Микстның нәрсә икәнен беренче кат татып карадык. Болай, кызыклы төр, гомумән алганда, мин канәгать, - диде Минибаев.

Ярышлар тәмамлана торган якшәмбе көнне Су спорт төрләре сараенда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 10 метрлы каланчадан шәхси сикерүләр, шулай ук микстта сикерүләр буенча медальләр уйнатылачак.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте