Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кытай спортчылары Казанда узучы Дөнья сериясе этабында җиңүләрен дәвам итә

Large_news_nalx5006
25.04.2015, 18:31 Спорт
Суга сикерү буенча Казанда узучы ФИНА Дөнья сериясе ярышларының икенче көнендә хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү буенча шәхси зачетта медальләр уйнатылды.

Финалга чыгу өчен 12 спортчы көч сынашты, алар ике төркемгә бүленгән иде. Сикерүләр суммасында барлыгы 356,30 балл җыеп, беренче ярымфиналда Кытай кызы Ван Хань җиңү яулады, Малайзия һәм Канада спортчылары икенче һәм өченче булдылар, россияле Мария Полякова алтынчы урын алды. Ул нәтиҗәдә 270 балл туплады.

1. Ван Хань (Кытай) – 356,30 балл

2. Юн Хон Чонг (Малайзия) – 326 балл

3. Дженнифер Абель (Канада) – 325,80 балл.

Икенче ярымфиналда шулай ук иң яхшы нәтиҗәне Кытай вәкиле Ши Тиньмао күрсәтте – 368,30 балл. Ул бу бәйгедә Мексикадан Долорес Хернандес белән Бөекбританияле Ребекка Гэллантрины узды. Россияле Надежда Бажина бишенче урынга калды һәм финалга эләгә алмады. Аның нәтиҗәсе – 307,65.

1. Ши Тиньмао (Кытай) – 368,30 балл

2. Долорес Хернандес (Мексика) – 326,25 балл

3. Ребекка Гэллантри (Бөекбритания) – 309,90 балл.

Финалда исә сикерүләр суммасында барлыгы 384,60 балл туплап, Ши Тиньмао җиңү яулады. Дженнифер Абель 363 балл белән икенче булды, бронза медальне исә Ван Хань алды.

Шәхси зачет. 3 метрлы трамплин. Финал, хатын-кызлар.

1. Ши Тиньмао (Кытай) – 384,60 балл

2. Дженнифер Абель (Канада) – 363 балл

3. Ван Хань (Кытай) – 335,30 балл.

– Чыгыш ясар алдыннан нинди нәтиҗә күрсәтәчәгем турында уйламыйм. Минем бар игътибарым сикерүдә. Финалда исә иртәнге ярымфиналдагы кебек яхшы чыгыш ясый алмадым. Мөгаен, кичәге синхрон сикерүләрдән соң бераз арыганмындыр. Казанга беренче тапкыр гына килүем түгел, миңа монда бик ошый. Җанатарлар мине бик җылы каршы алды, – диде Ван Хань чыгышлардан соң.

Кытай спортчылары Казанда узучы Дөнья сериясе этабы ярышларында дүртенче алтынны яуладылар. Беренче көнне Кытай командасы ун метрлы каланчадан һәм өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә җиңгән иде.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының матбугат хезмәте