Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда узган Дөнья сериясе этабында беренче медальләр уйнатылды

Large_news_nalx4443
24.04.2015, 19:48 Спорт
Дөнья сериясе этабында ун метрлы каланча һәм 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү ярышларында медальләр уйнатылды.

Суга сикерү буенча Казанда узган ФИНА Дөнья сериясе спортчыларның ун мертлы каланчадан синхрон сикерешләр чыгышлары белән башланды. Ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да җиңүне кытай сикерүчеләре яулады. Чен Айшен һәм Линь Юэ мексикалы Иван Гарсия һәм Герман Санчесны, шулай ук немецлар Саша Кляйн һәм Патрик Хаусдингны узып киттеләр. Виктор Минибаев/Роман Измайловтан торган россия дуэты бишенче урынны алды.

Нәтиҗәләр:
1. Чен Айшен/Линь Юэн (Кытай) – 462,78 балл
2. Иван Гарсия/Герман Санчес (Мексика) – 433,65
3. Патрик Хаусдинг/Саша Кляйн (Германия) – 433,02
… 5. Виктор Минибаев/Роман Измайлов (Россия) – 414,87.

- Минибаев һәм Измайлов травмадан соң формага килеп кенә баралар әле. Без Европа чемпионатына алар үз дәрәҗәләренә чыгарлар дип өметләнәбез, - диде Россия җыелмасының баш тренеры Олег Зайцев.

- Без идеаль чыгыш ясамадык, әмма киләсесендә яхшырак сикерешләр күрсәтергә тырышырбыз. Медалистлар арасында булу яхшы, билгеле. Бассейн миңа бик ошады. Мин монда ике ел элек булган идем, мине барысы да канәгатьләндерә, - диде Саша Кляйн.

Хатын-кызлар арасында кытайлы Чен Руолин һәм Лю Хайся җиңеп чыктылар. Икенче урын канада спортчылары Меган Бенфейто һәм Розелин Финьонда, ә бронза Бөекбританиядән килгән Сара Барроу һәм Таня Коучта. Россияле Юлия Тимошинина һәм Дарья Говор дүртенче урында.

Нәтиҗәләр:
1. Чен Роулин/Лю Хайся (Кытай) – 338,88 балл
2. Меган Бенфейто/Розелин Фильон (Канада) – 316,11
3. Сара Барроу/Таня Коуч (Бөекбритания) – 312,54
4. Юлия Тимошинина/Дарья Говор (Россия) – 285,36

- Бүген ничек чыгыш ясавыма мин бик шат, чөнки Казанда беренче тапкыр сикерүем. Безгә ярышлар уза торган бассейн бик ошады, сикерүләребез дә яхшы дәрәҗәдә булды. Вак хаталар булды инде, әмма, гомумән алганда, безнең чыгыш бик яхшы булды, - диде Розелин Фильон.

Дөнья сериясе ачылышы тантанасыннан соң ярышлар өч метрлы трамплиннан сикерү буенча дәвам итте. Россия җыелмасы өчен беренче медальләрне Казанда Кристина Ильиных/Надежда Бажина пары кертте. Алар, Кытай һәм Канада спортчыларына өстенлек биреп, өченче урында булдылар.  

Нәтиҗәләр:

1. Ву Минься/Ши Тинмао (Кытай) – 334,20
2. Дженнифер Абель/Памела Вэйр (Канада) – 309,36
3. Кристина Ильиных/Надежда Бажина (Россия) – 280,80

- Ильиных һәм Бажинаның зур ярышларда бу беренче чыгышлары. Аларга әле эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә кирәк. Программа матур һәм кызыклы, әмма аны эшләп бетерәсе бар, - диде Олег Зайцев.

Ир-атлар арасында беренче урын өчен көрәш Россия һәм Кытай парлары арасында барды. Җиңүчеләр исә кытай егетләре Цао Юань һәм Цин Кай дип танылды. Алар Евгений Кузнецов һәм Илья Захаров парын 14 баллга узып киттеләр.

Нәтиҗәләр:
1. Цао Юань/Цин Кай (Кытай) – 458,61 балл
2. Евгений Кузнецов/Илья Захаров (Россия) – 444,12
3. Яхир Окампо/Роммель Пачеко (Мексика) – 422,58

Дөнья сериясе – дөнья чемпионаты алдыннан яхшы әзерлек. Без максималь баллар суммасын күрсәтә алмадык, әмма алга таба эшләячәкбез, - диде Евгений Кузнецов.

- Турнирның яхшы оештырылганлыгын әйтеп китәсе килә. Ярышлар тест режимында гына узса да, барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Дөнья чемпионатының яхшы узачагына шигем юк! – диде Олег Зайцев.

- ФИНА Дөнья сериясе этабының икенче көнендә медальләр хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан шәхси сикерешләрдә, шулай ук микста синхрон сикерешләрдә уйнатылачак. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда уза.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте