Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабы башланып китте

Large_news_nalx4376
24.04.2015, 17:38 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты башланырга өч ай вакыт калып барганда Казанда суга сикерү буенча дөнья серисе ярышлары уза.

Дөнья сериясе ачылышы тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чыгыш ясады.

“Кадерле дуслар! Сезне Татарстан җирендә сәламлибез. Шундый дәрәҗәле чара – ФИНА Дөнья сериясен кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Бүген биредә 13 илдән килгән спортчылар бар. Әлеге турнир кысаларында беренче тапкыр катнаш сикерүләр гамәлгә ашырылачак. Алар 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты программасына да кертелгән. Судьяларга кыен эш йөкләнә – алар иң-иңнәрне сайлап алырга тиешләр. Әмма без спортчыларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтәсенә шикләнмибез. Судьялар да, спортчылар да үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен тырышачакбыз. Спортчыларга уңышлар телибез һәм 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында очрашканчыга кадәр”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Гадәттәгечә, турнир ачылышы көнендә Су спорт төрләре сараеның матбугат үзәгендә ярышларны оештыручылар һәм ярышлар кунакларының журналистлар белән очрашуы булып узды. Матбугат конференциясендә ФИНАның суга сикерү буенча техник комитеты рәисе Кэти Симан, Россиянең суга сикерү федерациясе генераль секретаре Анатолий Тепляков, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль секретаре Ранко Тепавчевич һәм ДЧ-2015 Илчесе, ике тапкыр олимпия чемпионы Дмитрий Саутин катнаштылар.

 “ФИНА прзиденты Хулио Маглионе исеменнән шуны әйтергә телим: миңа Казанда бик рәхәт. Берничә айдан бу шәһәр дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Казандагы спорт корылмалары искитәрлек”, - диде Кэти Симан.

“Шушындый дәрәҗәдәге ярышлар оештыру мөмкинлеген алуыбыз өчен без ФИНАга бик рәхмәтле. Су мундиаленә өч ай вакыт калып барганда бу безнең әзерлекне тикшерергә яхшы мөмкинлек. Казан өчен бу дөрестән дә бик яхшы тикшерү”, - диде Ранко Тепавчевич. “Күптән түгел без каланчаны модернизацияләүне тәмамладык, хәзер ул ФИНАның ДЧ уздыру өчен булган барык таләпләренә җавап бирә”, - диде ул.

Дмитрий Саутин ярышларны оештыручыларга Казанга чакырганнары өчен рәхмәт әйтте, шулай ук үзенең “Мастерс” дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге барын да белдерде. “Казанда безнең спортчылар яхшы чыгыш ясарлар дип өметләнәм. “Мастерс”та катнашу теләгем бар. Барыбер дә анда бөтенләй икенче хис-тойгылар бит инде, өйрәнүләрдәге кебек түгел”, - диде данлыклы атлет.

Ярышларның беренче көнендә хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 10 метрлы каланча һәм 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр буенча медальләр уйнатылачак.

Су спорт төрләре буенча 16 чы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

Казанда суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабы башланып китте
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия