Укытуның беренче этабы 2015 елның апрелендә башланып китте: “Шәһәр волонтерлары” программасына катнашучы мәктәпләр сыйныфтан тыш эш кысаларында командаларны әзерләүне мөстәкыйль төстә оештыралар. Мәктәпнең карары буенча, бу кунакчыллык буенча укыту да, төбәкнең мәдәни үзенчәлекләре буенча да, Казан тарихы, шәһәрнең спорт, туристлык, транспорт инфраструктурасы буенча яки инглиз теле буенча өстәмә әзерлек тә булып торырга мөмкин. Моннан тыш, май аенда “Казан 2015” Шәһәр волонтерлары” юнәлеше буенча тим-лидерлар әзерләү буенча белем бирү семинары да узачак.
Беренчеләрдән булып өйрәтү укуларын Мәскәү районы мәктәпләренең җыелма командасы узды – 9 апрельдә А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗаты сараенда шәһәр волонтерлары өчен сәгать ярымлык укыту – өйрәтү семинары узды. Балалар туган шәһәрләре, аның тарихы һәм заманча яшәеше, спорт инфраструктурасы, Казан кунаклары һичшиксез күрергә тиешле кызыклы һәм истәлекле урыннары турында интерактив форматтагы белемнәр алдылар. Моннан тыш волонтерлар үзләренең 2015 елда Казанда узачак су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты, спорт программасы һәм дисциплиналар, спортныкы һәм спортныкы булмаган төп корылмалар һәм башкалар турындагы белемнәрен дә тикшерделәр.
“Шәһәр волонтерлары” программасы Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе белән берлектә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО тарафыннан гамәлгә ашырыла. 11 станциянең һәркайсына 16 кеше беркетелгән – 1 тим-лидер һәм 15 волонтер (сменага 5 кеше). “Шәһәр волонтеры” позициясенә сайлап алынган кандидатлар – инглиз телен тиешле дәрәҗәдә белүче, Казан һәм Татарстан турында мәгълүматлы, чемпионат башкаласында уңайлылык мохитен тудыруга вакытларын һәм көчләрен кызганмаучы югары сыйныф укучылары һәм Казан мәктәпләре укытучылары.
City Volunteers шәһәр волонтерлары командасына кандидатлар белән уздырылган сынау сөйләшүләре вакытында рекрутерлар аларның шәхси компетентлыклары һәм омтылышлары дәрәҗәсен (командада эшли белү, коммуникабельлекләрен, дөрес итеп сөйләшә белү, шәһәр һәм төбәк турында төп мәгълүматларны белү, шулай ук инглиз һәм башка чит телләрне белү дәрәҗәләрен) билгеләделәр.
Шәһәр волонтерлары – “Казан 2015” волонтерларының дүрт төренең берсе икәнлеген дә искәртеп узыйк. Әлеге төр волонтерларның вазифаларына кунакчыл һәм уңайлы шәһәр атмосферасын тудыру, Казанның спорт һәм мәдәни корылмалары, Чемпионат вакытында транспорт логистикасы турында мәгълүмат бирү, спортныкы һәм спортныкы булмаган корылмаларның урнашу урыннарын эзләгәндә ярдәм күрсәтү, шәһәрнең истәлекле һәм күркәм урыннары, корылмалары һәм маршрутлар турында белешмәләр бирү керә.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте