Суга сикерү буенча дөнья сериясе ярышлары ел саен Халыкара йөзү федерациясе канаты астында уза. Ярышларга осталыкның чын үрнәкләрен күрсәтә алырдай йолдызларны гына чакыралар. Дөнья сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салынган. Дөнья сериясен булдыруның чишмә башында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика торган. Бераздан аларга Россия, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кушылган.
Өч ярыш көнендә барачак программа һәр этабында үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплин һәм ун метрлы каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерүләрне ала. Гыйнвар аенда ярышларга ике дисциплина: 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләр өстәлүе турында игълан ителде. Бүләкләрнең гомуми суммасы 120000 АКШ доллары белән бәяләнә. Тамашачылар шулай ук Глеб Гальперинның - Олимпия уеннарының ике тапкыр бронза медале иясе, суга сикерү буенча ике тапкыр Европа һәм дөнья чемпионы, ДЧ-2015 илчесенең су тамашасын да күрә алачаклар.
Казанда узачак ярышлар кысаларында “спорт программасы”, “телерадиотапшырулар”, “тантаналар”, “протокол”, “тамашачылар өчен хезмәтләр”, “медицина тәэмин ителеше”, “транспорт”, волонтерлар штабы юнәлешләре буенча 74 волонтер җәлеп ителәчәк.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте