Суга сикерү буенча Дөнья сериясе ярышлары ел саен Халыкара йөзү федерациясе канаты астында уза. Бирегә осталык үрнәкләре күрсәтә алырдай йолдызлар гына чакырыла. Дөнья Сериясенә, чын турнир һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак, 2007 елда нигез салынган. Дөнья Сериясе булдырылуның чыганагында өч милли федерация: Бөекбритания, Кытай һәм Мексика тора. Соңрак аларга Россия, Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре федерацияләре кушылган.
Ярышларны оештыруда 74 кешелек волонтерлар командасы ярдәм күрсәтәчәк. Ирекле ярдәмчеләр “Спорт программасы”, “Телерадиотапшырулар”, “Протокол”, “Тамашачылар өчен хезмәтләр”, “Медицина белән тәэмин ителеш”, “ Транспортлау”, һ.б. юнәлешләр буенча эшләячәкләр.
Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте