Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Түбән Камада волонтерлыкка кандидатлар өчен рекрутинглау сессиясе узды

Large_news_logo_kazan_volunteers
13.03.2015, 18:12 Волонтерлар
2014 елның ноябреннән Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенең 20 төбәгендә су спорт төрләре буенча ДЧ-2015нең уңышлы узуына үз өлешләрен кертергә теләүчеләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшүләр башланды. Рекрутинглау кампаниясе ахырына якынлаша – партнер-төбәкләр волонтерлык делегацияләренең фараз исемлекләрен инде февраль аенда ук формалаштырдылар, ә Казаннан, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан булган кандидатлар белән сынау сөйләшүләре март ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Казан рекрутерлары командасы март аенда Татарстан Республикасы шәһәр һәм авылларын тәкъдим итәчәк кандидатларны сайлауга  басым ясаячаклар – ай башыннан алып алар төбәкнең төрле почмакларыннан булган егет-кызлар белән телефоннан сөйләшүләр һәм күзгә-күз сөйләшүләр уздыралар. Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүчеләр бик актив булып чыктылар – бу өч шәһәрдән волонтерлыкка кандидатлардан иң күп заявкалар алынды.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты базасында волонтерлар әзерләү үзәкләренең берсе урнашканлыгын да искәртеп узыйк.  Үз чиратында, Чаллы һәм Түбән Камадан булган кандидатлар белән интервью уздыру өчен чемпионатның оештыру комитеты махсус күчмә рекрутинглау сессияләре уздыра, бу сессияләрдә волонтерлар белән эшләү департаменты белгечләре шәһәрләргә барып, кандидатлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшәләр.

Шундый беренче сессия 13 нче мартта Түбән Камада, Икътисад, идарә һәм хокук институтының җирле филиалы базасында узды. Анда катнашан 42 кандидат арасында шәһәрнең югары уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр дә бар иде. Кыска гына интервьлар барышында рекрутерлар кандидатларга аларның омтылышлары һәм тәҗрибәләре, инглиз телен белү дәрәҗәләре турындагы сорауларны биреп, кандидатны кызыксындырган позицияләрне генә белешеп калмадылар, ә Татарстаннан булган волонтерларны җәлеп итү шартлары турында да сөйләделәр.

Егет-кызлар өчен 18 июльдән алып 10 августка кадәр махсус программа оештырыла: чемпионат уздырылачак башкалага килеп төшүгә үк волонтерлар чараларда катнашуга аккредитацияләнәчәкләр, экипировка алачаклар һәм белем бирү программасы кысаларында тренинглар узачаклар, шуннан соң алар 2015 елның 24 июленнән 9 августка кадәр узачак чемпионатта эшкә керешергә әзер булачаклар. 16 нчы авгуска кадәр узачак “Мастерс” турнирының Казаннан булган волонтерлар көче белән узачагын да әйтеп китик.

Казанга Татарстан Республикасың башка шәһәрләреннән килгән, шулай ук Россия төбәкләреннән, чит дәүләтләрдән килгән волонтерларга Казанда булулары вакытында түбәндәге сервислар тәкъдим ителәчәк: урнаштыру, өч тапкыр тукландыру, Казан буенча йөрү, экипировка, мотивлау программасы элементлары.

Волонтерлык программасының чираттагы этабы – мәгълүмат һәм заявка кампаниясеннән соң сан буенча өченчесенең - логик тәмамлануы булып чемпионат корылмалары командаларының һәм аерым функциональ юнәлешләр (мислга, волонтер-атташелар яки “Протокол” юнәлеше) командалары формалашу торачак.

Һәр кандидат белән сөйләшү нәтиҗәләре үз эченә төп компетенция һәм тәҗрибәләр, чит телләрне белү дәрәҗәсе һәм кандидат өчен өстенлекле булган позициягә кагылышлы комментарийларны ала. Волонтерлар белән эшләү менеджерлары бердәй базадан иң лаеклы, теге яки бу позиция таләпләренә максималь җавап бирә торган кандидатларны сайлап ала алалар, шулай ук кандидатның кайсы эшчәнлек төрен, спорт дисциплинасын яки ярышлар уздырыла торган корылманы якын итүен белә алалар.  

2015 елның апрелендә сайлап алуны уңышлы узган кандидатлар чемпионатта волонтерлык позициясе турында тәкъдим (job-offer) алачаклар, шуннан соң алар рәсми төстә “Кандидат” статусыннан “Чемпионат волонтеры” статусына күчәчәкләр.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте