Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Апрель аена ДЧ-2015 волонтерлары командасы формалашачак

Large_news_dsc_7138
06.03.2015, 11:34 Волонтерлар
Казанда Татарстан Республикасы югары уку йортларының тәрбия эшләре буенча координацияләү советының чираттагы утырышы узды. Анда Спорт проектлары дирекциясенең генераль директоры Азат Кадыйров һәм Дирекциянең волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова катнаштылар. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе волонтерлар командасын алда торган ДЧ-2015кә әзерләү иде. Оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре командасы составына Татарстаннан 2 мең волонтер керәчәк – кандидатларның күпчелек өлешен, билгеле инде, студентлар алып торачак.

Казанда 2015 елның җәендә узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатын Оештыру комитетының коммерцияле булмаган партнерлары командасында 37 партнер бар. Алар арасында Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 26 министрлык, ведомстволар һәм югары уку йортлары.  Татарстан Республикасы 11 зур югары уку йорты тарафыннан тәкъдим ителә, алар белән хезмәттәшлек Казанда 2013 елда узган Универсиадага әзерлек чорыннан башланган. 2014 елның мартыннан волонтерлык программасын гамәлгә ашыру һәм Татарстанда чемпионат идеяләрен алга этәрүгә  Казан (Идел буе) федерал университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты, Идел буе дәүләт Физик культура, спорт һәм туристлык академиясе, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Росздравның Казан дәүләт медицина университеты, “ТИСБИ” идарә университеты, Россия Кооперация университетының Казан кооператив институты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты булышлык итә.

Совет утырышы кысаларында социаль-тәрбия эше буенча проректорлар Татарстан Республикасында Чемпионатның волонтерлык программасын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә волонтерлыкка кандидатларны сайлап алулар ахырына якынлаша – сынау сөйләшүләренең соңгылары март аена тәгаенләнгән. 2015 елның апреленә объектлар командалары формалашачак – сайлап алынган һәр кандидат конкрет бер позициягә беркетеләчәк һәм эш турында функциональ мәсьәләләр, эш периоды һәм сменаларның эш вакыты күрсәтелгән тәкъдим (job-offer) алачаклар. Командаларны әзерләүнең чираттагы этабы булып белем бирү программасын гамәлгә ашыру торачак. Яз ахыры-җәй башында волонтерларны үз эченә ике модульне алган укыту көтәчәк – гомуми (чемпионат турында, оештыручылар, клиент төркемнәре турында төп мәгълүмат) һәм махсус (корылмалар, эш урыннары һәм позициянең төп бурычлары белән танышуны максат иткән функциональ-корылмалар блогы). Эшкә керешер алдыннан волонтерлар аккредитацияләнгән бейджлар һәм уникаль экипировкалар алачаклар.  2015 елның 17 июленә волонтерлар командасы эшкә керешергә тулысынча әзер булачак – бу вакытка казандагы коллегаларына чит илләрдәге һәм шәһәрләрдәге волонтерлар да кушылачак.

“Спортныкы булган һәм спортныкы булмаган зур чараларның волонтерлык программаларын гамәлгә ашыруда югары уку йортлары белән хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе безнең хезмәттәшлекнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген бирә”, -  дип белдерә “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАОның волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова. – “Мисалга, бу елда партнерлар булган югары уку йортлары белән без чемпионатта катнашкан студентларның сәнәгать практикасыннан зачет алу мөмкинлекләре өстендә эшлибез. Сүз дә юк, студентның кайсы курста укуы, кайсы өлкә белгече буларак әзерләнүе һәм башка факторлар да исәпкә алыначак.  Әмма без, Оештыру комитеты буларак, чемпионатта катнашу нәтиҗәләреннән чыгып безнең волонтерларның ким дигәндә телләр буенча яхшы әзерлек узачакларына, күп дигәндә, булачак белгечлекләрендә беренче алдымнарын ясаячакларына ышанабыз. Барыннан да элек без волонтер-белгечләр позицияләре – лингвистлар, журналистлар, юристлар, халыкара мөнәсәбәтләр буенча белгечләр, физик культура һәм спорт өлкәсендә белгечләр турында сүз алып барабыз. Бүгенге очрашу чираттагы тапкыр Татарстан Республикасы студентларының алда торган чемпионатны тиешле дәрәҗәдә кабул итәргә әзер икәнен, ә югары уку йортлары җитәкчелегенең безнең яшьләр инициативасын традицион рәвештә хуплавын күрсәтте.”

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын популярлаштыру һәм “Казан 2015” волонтерлык программасын алга этәрү максатыннан ТР югары уку йортлары мәйданчыкларында һәм волонтерлык программасының төбәк партнерлары мәйданнарында “Су спорт төрләре буенча чемпионат турында барын да бел!” проекты гамәлгә ашырылганлыгын да искәртеп узыйк. Аның аудиториясенең суммар күләме 75000 кешегә җитте. Моннан тыш, коммерцияле булмаган партнерлар белән хезмәттәшлек кысаларында казанның рекрутинглау үзәгендә махсус “вузлар көннәре” оештырылды, теге яки бу партнер-югару уку йорты студенты бирегә үзләренә уңайлы вакытта, дуслары яки төркемдәшләре белән бергәләп килеп, сынау сөйләшүләре уза алды. Март аенда рекрутерлар Татарстан Республикасы шәһәрләренә чыгачаклар, шулай ук чит шәһәрләр һәм илләрдән булган кандидатлар белән телефон аша һәм skype-интервьюлар уздырылачак.   

 

Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте