Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Партнер төбәкләр ДЧ-2015 тә катнашуга волонтерлар сайлауны төгәлләделәр

Large_news_19
02.03.2015, 16:26 Волонтерлар
Россиянең 20 төбәгендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының волонтерлар командасы өчен кандидатларны рекрутинглау этабы төгәлләнде – 2015 елның җәендә оештыру комитетына су спорт төрләре буенча планетаның иң зур ярышын оештырырга булышачак кешеләрнең исемлекләре формалаштырылды. 2015 елның 1 апреленә төбәк делегацияләре составына сайланган 500 егет һәм кыз, шулай ук Татарстан Республикасының 2000 вәкиле күптән көтелгән “Котлыйбыз! Сез командада!” дигән сүзләрне ишетәчәкләр.

Кандидатлар белән сөйләшүләр алып барыр өчен рекрутерлерга якынча өч ай вакыт кирәк булды: 150 дән артык белгеч 9 887 заявканы эшкәртеп, чемпионатны оештыруга шәхси өлеш кертергә теләгән егет-кызлар белән күзгә-күз сөйләшүләр уздырдылар. Заявкалар саны буенча рекордны Санкт-Петербург (905 кандидат), Мәскәү (852) һәм Самара (827) куйды.

Кандидатларны сайлый башлау өчен бердәй көн – 2014 елның 20 ноябре сайланган иде, бу көнне Казанда һәм Россиянең 20 шәһәрендә волонтерларны рекрутинглау үзәкләре ишекләрен ачты. Кыска гына вакыт – 15-20 минут эчендә кандидатлар үзләренең чараларда катнашу тәҗрибәләре, алар карашынча волонтерлык эшендә файдалы булырга тиешле шәхси компетенцияләре, максатлары турында сөйләделәр, инглиз һәм башка телләрне белү дәрәҗәләрен күрсәттеләр. Әлеге сөйләшүләр нәтиҗәләреннән чыгып рекрутерлар чемпионатта катнашырга тәкъдим ителәчәк 25 кандидаттан торган исемлекне һәм резерв төркемен формалаштырдылар. Чемпионатның ирекле ярдәмчеләре командасын чит ил волонтерлары да тулыландыра. 

Чит шәһәрләрдән булган волонтерлар Казанга 2015 елның 18 июленә киләчәкләр – чемпионатка кадәр аларга өйрәнүләр узарга һәм аккредитацияләнгән бейджлар белән фирма экипировкасын алырга кирәк булачак. Делегацияләр ярышлар уздырыла торган төп корылмалар (“Казан Арена”, Су спорт төрләре сарае, Су полосы өчен арена, Казансу елгасы) һәм спортныкы булмаган корылма – чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналары узачак “Татнефть Арена” боз спорт сараена беркетеләчәк. Чит шәһәрләрдән һәм илләрдән килүче волонтерларның килүе төп чемпионат тәмамлану көне – 2015 елның 10 августында тукталачак. “Мастерс” категориясендәге ярышлар Казан волонтерлары ярдәме белән генә уздырылачак.

Чит шәһәрләрдән һәм илләрдән килгән волонтерларга  яшәү (3-4 кешелек номерларга урнаштыру), өч тапкыр тукландыру, экипировка комплекты, Казанга килеп җитү урыныннан яшәү урынына кадәр һәм киресенчә транспортлау, волонтерлык сменасы вакытында иминиятләштерү, мотивлау программасы кебек мәҗбүри хезмәтләр дә күрсәтеләчәк.

Волонтерлык программасы партнерлары командасы составына Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты, Свердловски өлкәсенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, П.Ф. Лесгафт исемендәге физик культура, спорт һәм сәламәтлек Милли дәүләт университеты, Удмуртия Республикасының Физик культура, спорт һәм туристлык министрлыгы, Удмуртия Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Марий Эл Республикасының Спорт министрлыгы, Марий Эл Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чуашстан Республикасының Физик культура һәм спорт министрлыгы, Оренбург өлкәсенең Физик культура, спорт һәм туристлык министрлыгы, Нижегород өлкәсенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Саратов өлкәсенең Яшьләр сәясәте,спорт һәм туристлык министрлыгы, Самара өлкәсенең Спорт министрлыгы, Самара өлкәсенең Яшьләр эшләре департамены, Мордовия Республикасының Спорт һәм физик культура министрлыгы,  Мордовия Республикасының яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты, Архангельски өлкәсенең Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Новосибирски өлкәсенең Физик культура һәм спорт департаменты, Новосибирски өлкәсенең төбәк сәясәте министрлыгы, Красноярски краеның Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Вологоград өлкәсенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Краснодар краеның Физик культура һәм спорт  министрлыгы, Ростов өлкәсенең Физик культура һәм спорт министрлыгы, Приморье краеның физик культура һәм спорт департаменты, Приморье краеның яшьләр эшләре департаменты, Вятка дәүләт университеты, Әстерхан өлкәсенең Спорт  һәм туристлык министрлыгы керүен  дә искәртеп үтик.

Казаннан булган кандидатлар өчен сынау сөйләшүләре март ахырына кадәр сузылачак – кандидатның шәхси битендә http://kazan2015.com/ рәсми сайтында язылырга мөмкин.

Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте