Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

ДЧ-2015 стартына 200 көн: ХГС экипажының спорт сөючеләргә мөрәҗәгате

Large_news__saa8416
05.01.2015, 04:00 Рәсми хроника
2015 елда булачак 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты башланырга 200 көн калды. Бу вакыйга уңаеннан Халыкара галәм станциясе бортында булучы космонавтлар бөтен дөньядагы су спорт төрләрен сөючеләргә мөрәҗәгать белән чыктылар. Исегезгә төшерәбез, ХГСдә Чемпионат символы бар - ул космоска 2014 елның 26 сентябрендә җибәрелгән иде.

2015-ДЧ символы - хай-дайвинг һәм ачык суда йөзү ярышлары уздырылачак Казансу елгасы тутырылган капсула. ХГСнә капсуланы «Союз ТМА-14М» корабле экипажы илтеп җиткерде. ХГСдә бүгенге көндә 6 кеше бар. Алтысы да Барри Уилмор командалыгындагы МКС-42 бердәй экипажны тәшкил итәләр. Шуларның өчесе россиялеләр: Александр Самокутяев, Елена Серова һәм Антон Шкаплеров, "түгәрәк дата" уңаеннан мөрәҗәгатьне дә алар юллады.

"Безнең ил зур халыкара спорт чараларын бер-бер артлы уздырып тора: тарихта иң яхшысы булган җәйге Универсида һәм искиткеч Олимпиада узып китте. Тагын бер бик зур спорт вакыйгасы - су спорт төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионаты ачылышына да берничә ай гына калып бара. Булачак спорт чарасына әзерлеккә үз өлешебезне кертү һәм су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты символы ХГСдә хәзер безнең белән икәнлеген тагын бер кат искәртә алуыбызга бик шатбыз.

Россия спорттагы данлыклы җиңүләре белән танылган, хәзер исә без хаклы рәвештә зур спорт ярышларын иң яхшы оештыручылар исемлегенә дә кердек. Алда бик тыгыз һәм җаваплы әзерлек көннәре, без Чемпионатны оештыручыларга бу юлны көчләрен дөрес сарыф итеп, авырлыкларсыз узуларын телибез. Планетабызның төрле почмакларында яшәүче һәм әлеге Чемпионатта катнашырга әзерләнүче спортчыларга исә, ярышлар яхшы оештырылган гына түгел, ә матур һәм истә калырлык булсын өчен, ачылыш вакытына яхшы әзерлектә килүләрен телибез", - диелә мөрәҗәгать

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

ХГС экипажының спорт сөючеләргә мөрәҗәгате
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия