“Бүген сынау сөйләшүләрен уздым һәм бик канәгать калдым: мөһим эшне иске елда тәмамлавыма бик шатмын. Хәзер бик дулкынланып нәтиҗәләрне көтәчәкмен. Сөйләшүләрне узганнан соң тагын бер күңелле яңалык ишеттем – мин меңенче кеше булганмын икән. Моңа кадәр беркайчан да алай” үзенчәлекле” , “истәлекле” кандидат булганым юк иде әле. Мондый дәрәҗәгә беренче ирешүем һәм мин моңа бик шат. – ди Тимур. – Чемпионат вакытында “Казан Арена”да ярышлар уза торган мәйданда эшләргә телим – йөзү буенча ярышларны оештыруга үз өлешемне кертәсем, барысын да үз күзләрем белән күрәсем, һәм әлбәттә инде, волонтерларның шундый шәп командасында тагын бер кат эшләп, электә булган хисләрне яңартасым килә. Минем волонтерлык тарихында инде Казанда узган Универсиада, Сочида узган Олимпиада, Мәскәүдә узган җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты , Чиләбедә узган дзюдо буенча дөнья чемпионаты бар, мин туган шәһәремдә узачак су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашмый кала алмыйм. Киләсе җәйне бик көтәм!”
Рекрутинг этабы кандидатлар белән күзгә-күз очрашуны күздә тота, сөйләшүләр барышында рекрутерлар оештыру комитетының булачак ярдәмчеләренә волонтерлык позициләре һәм оештыру комитеты алдына куелган бурычлар турында сөйләячәкләр. Сынау сөйләшүләре уздыру технологияләренә, 2013 елда узган Универсиаданыкыннан аермалы буларак, яңалыклар кертелгән - кандидатларның күбесенә инде таныш булган мотивация, волонтерлык яки башка иҗтимагый эшләрдәге тәҗрибә, белемнәр һәм һөнәрләр турындагы сораулардан кала тагын инглиз телен яки башка телләрне белү дәрәҗәсен тикшерүгә кагылышлы сораулар да кергән.
Волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова кандидатларның әзерлек дәрәҗәләре югары булуын белдерә. “Сынау сөйләшүләренә килүчеләрнең һәркайсы - ә алар Казанда инде мең кеше булдылар - Kazan Volunteers командасына керергә лаек. Волонтерлыкка булган зур кызыксынулары һәм оештыру комитетына ярдәмгә атлыгып торулары безнең республикада иң актив һәм талантлы яшьләр яшәвен күрсәтә. Киләсе җәйгә бар дөнья хәтерендә югары дәрәҗәдә оештырылуы белән генә түгел, иң шәп һәм югары әзерлекле волонтерлар командасы белән дә калырлык гаҗәеп зур спорт чарасын уздырачагыбызга ышанам!”, - диде ул.
Команданың зур өлешен – 2000 кешене Казан һәм Татарстаннан булган волонтерлар алып торачак. Казанның волонтерларны рекрутинглау үзәге ишекләрен беренче кунакларга 2014 елның 5 декабрендә, Халыкара волонтерлар көнендә ачкан иде. Үзәк булачак волонтерлар үзләрен иркен хис итсеннәр өчен уңайлы итеп җиһазландырылган – кандидатлар анкеталарын төзәтә, аккредитация өчен фотога төшә алалар. Сынау сөйләшүләре махсус билгеләнгән бүлмәләрдә алып барыла. Үзәкнең чемпионат стилистикасында ачык бизәлеше кунакларны тиешле дулкынга көйләргә ярдәм итә.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты волонтерына кандидатлыкка заявканың kazan2015.com рәсми сайтында 2015 елның 1 гыйнварына кадәр ачык торачагын да әйтеп китик. Үз чиратында сынау сөйләшүләре уздыру да 2015 елның апреленә кадәр сузылачак – шул вакытка чемпионат волонтерлары булачак кешеләрнең исемнәре билгеле булачак һәм корылмаларга җибәреләчәк командалар төзеләчәк.
Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте