Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда 2015-ДЧ волонтерларын рекрутинглау үзәге ачылды

Large_news_kaz_1954
05.12.2014, 15:51 Волонтерлар
2014 елның 5 декабрендә - Халыкара волонтерлар көнендә - "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатының волонтерлар программасын гамәлгә ашыруга беркадәр нәтиҗәләр ясады. Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясенең уку-лаборатория комплексында ирекле ярдәмчеләргә кандидатларга сынау сөйләшүләре уздырылачак Рекрутинглау үзәге эшли башлады.

Ачылыш тантанасында "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадйров һәм академиянең уку эшләре буенча проректоры Алмаз Галимов катнаштылар.

"Бу бина безнең өчен зур әһәмияткә ия - ул узган Универсиада мирасының мөһим өлеше булып тора. Әлеге үзәкнең нәкъ менә шушы диварларда урнашуы өчен без Спорт министрлыгына, Идел буе дәүләт спорт һәм туристлык академиясенә рәхмәтлебез", - диде Азат Кадыйров һәм волонтерлыкка кандидатларга сынау сөйләшүләре узганда уңышлар теләде. Дирекция җитәкчесе үзе дә рекрутер ролендә чыгыш ясап, кандидатларның берсенә инглиз телендә берничә сорау бирде. Сынау сөйләшүләре узачак барлык егет-кызларга ул үзләрен ышанычлы тотарга һәм яхшы яктан гына күрсәтергә киңәш итте.

Ачылыш тантанасына кадәр матбугат конференциясе дә булып узды, анда "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов, волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова һәм Kazan Volunteers волонтеры, булачак чемпионатның ирекле ярдәмчесенә кандидат Анастасия Новиченко катнаштылар.

"Хәзерге вакытка 19,5 мең заявка бирелгән, алардан 14 меңе - Россиядә яшәүчеләрдән, 276сы - чит ил гражданнарыннан, 5 меңнән артыгы татарстанлылардан. Казан белән Татарстанда конкурс әлегә бер урынга 2,5 кеше булса, Россиянең кайбер төбәкләрендә ул инде бер уынга 30 кеше", - диде Александр Карпов. 2500 ирекле ярдәмчедән 500 кешене волонтерлык программасының партнер төбәкләре һәм башка дәүләтләр тәкъдим итәчәк. Команданың зур өлеше - 2000 кеше Казан һәм Татарстан волонтерлары булачак.

Үз чиратында Анна Захматова рекрутинг барышында волонтерлыкка кандидатларның мотивацияләре, чит телләрне белүләре, стрессларга каршы торучанлыклары, командада эшли белүләре тикшереләчәген әйтте. Кандидатлардан чемпионаттан нәрсә көтүләре дә соралачак.

2014 елның мартыннан чемпионат волонтерлары командасын әзерләү актив фазасына кергән иде - программаның мәгълүмати-белем бирү этабы башланып китте. РФ төбәкләре һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары арасыннан коммерцияле булмаган партнерлар формалаштыру эше башланды. Параллель рәвештә Казанда "ФИНА турында барын да бел" проекты старт алды - анда мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты. Проектның максаты - булачак чемпионат турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү һәм волонтерлар командасына кандидатлар җәлеп итү. 2014 елның җәенә - Казанга 20 партнер төбәк кушылганда - проект федераль дәрәҗәгә чыкты. Бүгенге көндә ил күләмендә 70000нән артыклык аудитория интерактив тәкъдим итүләр белән колачланган.

Казанда 2014 елның 16 сентябреннән 20 сентябренә кадәр узган «Volunteers’ Academy 2014» Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында "Казан 2015" волонтерлык программасының заявка бирү кампаниясенә старт бирелде. Лагерьда катнашучылар - Россия Федерациясенең 20 партнер-төбәге һәм Татарстан Республикасының 11 югары уку йорты чемпионатның kazan2015.com рәсми сайтында кандидатлыкка беренчеләрдән булып заявка тутыру мөмкинлегенә ия булдылар. Заявка кампаниясе ачылганнан бирле чемпионатта катнашуга 19000гә якын кеше теләк белдерде - кандидатларның мондый активлыгы сәбәпле "Казан 2015" командасына эләгү мөмкинлеге бер урынга 4-5 кеше тәшкил итә.

Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының волонтерлык программасы гамәлгә ашырыла тоган барлык төбәкләрдә 2014 елның 20 ноябре волонтерлык программасының яңа этабы - рекрутинг кампаниясенең бердәй башлану көне итеп сайланган. Бу этап кандидатлар белән күзгә-күз очрашуны күздә тота, сөйләшүләр барышында рекрутерлар оештыру комитетының булачак ярдәмчеләренә волонтерлык позициләре һәм оештыру комитеты алдына куелган бурычлар турында сөйләячәкләр. Сынау сөйләшүләре уздыру технологияләренә, 2013 елда узган Универсиаданыкыннан аермалы буларак, яңалыклар кертелгән - кандидатларның күбесенә инде таныш булган мотивация, волонтерлык яки башка иҗтимагый эшләрдәге тәҗрибә, белемнәр һәм һөнәрләр турындагы сораулардан кала тагын инглиз телен яки башка телләрне белү дәрәҗәсен тикшерүгә кагылышлы сораулар да кергән. Сынау сөйләшүләре 2015 елның апреленә кадәр барачак, аннан соң чемпионат волонтерлары булачак егет-кызларның исемлеге билгеле булачак.

Халыкара волонтер көненә багышланган чаралар кысаларында тагын Казанда 2010 елдан үткәрелә торган "Ел волонтеры" тантанасы узачак.

Волонтерлык сезоны - 2014 бик интенсив булды - Kazan Volunteers волонтерлары спортныкы һәм спортныкы булмаган, шәһәрнекеннән алып халыкара дәрәҗәгә кадәрге төрле масштаблы 50дән артык чарада катнаштылар. Гомумән алганда төрле чараларда 27000 сәгать эшләделәр алар. 2014 елда Казанда узган чараларга волонтер сыйфатында 1500дән артык кеше җәлеп ителгән. Тантана кысаларында "Ел волонтеры", "Ел тим-лидеры", "Ел ачышы", "Көмеш волонтер", "Ел волонтерлык үзәге" һәм башка номинацияләр һәм махсус бүләкләр тапшырылачак.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

Казанда волонтерларны рекрутинглау үзәге ачылды
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия