
Казан халкын һәм кунакларны “Казан Арена” стадионы һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы мәйданда урнашкан ФИНА паркына чакырабыз. Парк 24 июльдән 16 августкача һәр көн 12:00дән 24:00 сәгатькә кадәр ачык. Керү ирекле.
ФИНА паркы – Чемпионатның төп күңел ачу мәйданы.
Парк программасы кысаларында күп кенә көндәлек чаралар планлаштырылган. 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кунакларга “Казанга рәхим итегез!” концерт программасы тәкъдим ителә. 14.00дән 17.00гә кадәр Парк кунакларын интерактив программа һәм алып баручылардан конкурслар көтә. 17.00 сәгатьтән башлап төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы иҗат коллективлары чыгышлары узачак. Программаның энҗе бөртеге исә Санкт-Петербургның “Искушение” театры – яңгыр астында үзенчәлекле биюләре белән танылган театр чыгышы. “Искушение” театрының шоу-программасы көн саен 21.00дән 22.00 сәгатькә кадәр бара.
Моннан тыш “Казан Арена” стадионының медиафасадында ярышлардан, шулай ук Чемпионатның 2015 елның 24 июлендә
Адрес: “Казан Арена” стадионы һәм Су спорт төрләре сарае арасындагы мәйдан
Эш вакыты: 24 июльдән 16 августка кадәр 12:00дән 22:00гә кадәр
һәм 9 августындагы ачылыш һәм ябылу тантаналарыннан турыдан-туры трансляцияләр алып барыла.
Парк тематик зоналарга бүленгән.Чемпионат партнерлары зонасы компанияләр экспозициясе һәм чатырлары, шулай ук спорт киемнәре һәм җиһазларын җитештерүче танылган Arena фирма кибете белән тәкъдим ителә.
ФИНА Экспо павильоны су спорт төрләре тарихы һәм Россия җыелма командасы уңышлары хакында сөйләячәк, шулай ук булачак ФИНА дөнья Чемпионатларын оештыручы Будапешт һәм Гуанчжоу шәһәрләре һәм эссе җәй көннәрендә Парк кунакларына шугалак тәкъдим итәчәк Красноярск шәһәре - 2019 елгы кышкы Универсиаданы оештыручы белән таныштырачак.
Милли йорт-җирләр зонасында халыкның алтын куллы осталары – чүлмәкчеләр, кәрҗин үрүчеләр, акча сугучылар, күнчеләр үз осталыкларын күрсәтәчәк. Кунаклар үз куллары белән истәлекле бүләкләр эшли: акча суга яки балчыктан чүлмәк ясый алачаклар. Биредә милли ашларны да татып карау мөмкинлеге бар.
Экскурсия хезмәте күрсәтүгә багышланган урында музейларга, Казан шәһәре буенча экскурсиягә, борынгы Болгар шәһәренә, Свияжск утрау-шәһәренә, Раифа монастырена яки Идел буенча елга экскурсиясенә билетлар алырга була.
Кунакларга истәлекле бүләкләр сату пункты һәм туклану зонасы хезмәт күрсәтәчәк.
Сәхнәдә куелачак күңелле һәм төрле жанрдагы күңел ачу программасы бәйрәм рухын бирәчәк: алып баручылардан интерактив, “Планета Фитнес”тан кызу зарядка, партнерлардан активлык һәм кичке шоу-программа. Парк программасы белән түбәндә танышырга мөмкин.
ФИНА паркында һәркем күңеленә ошаган шөгыль табачак.
2015 елның 10 һәм 16 август көннәрендә “Мастерс” категориясендәге дөнья Чемпионатының ачылыш
һәм ябылу тантанасы оештырылачак. Бу тантаналы көннәрдә Парк өстендәге күк йөзен бәйрәм салюты бизәячәк.
Паркка керү ирекле һәм Чистай урамы ягындагы (15000 кеше үткәрә ала) һәм Ямашев проспекты ягындагы (20000 кеше үткәрә ала) 2 карап кертү пункты аша башкарыла. Ямашев проспекты ягыннан кергән чакта тамашачыларга, Паркка эләккәнче, “Казан Арена” стадионының иҗат коллективлары – “Культурный сдвиг” II Бөтенроссия урам перфомансы фестивалендә катнашучыларның музыкаль, бию һәм театраль чыгышлары уза торган стилобат буйлап узарга кирәк.
Хөрмәтле тамашачылар, Сез Паркта рәхәтләнеп йөри алсын дигән максаттан чыгып, ФИНА паркы биләмәсенә алып керү тыелган әйберләрнең түбәндә китерелгән исемлеге белән танышырга киңәш итәбез.
-
ФИНА паркы схемасы (149.8 КБ)