Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Халыкара йөзү федерациясе (FINA)

Халыкара йөзү федерациясе (FINA)

(фр.the Fédération Internationale de Natation, кыскартылган FINA) алты су спорт төре буенча халыкара күләмдәге җитәкче орган: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы һәм хай-дайвинг. Штаб-квартирасы Лозанна шәһәрендә (Швейцария) урнашкан.

www.fina.org
FINA биш төп максатны күздә тота:
  1. бөтен дөнья буенча йөзү үсешенә төрле яклап булышлык итү һәм этәргеч бирү;

  2. халыкара мөнәсәбәтләр үсешенә булышлык итү һәм этәргеч бирү;

  3. йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү, су полосы, синхрон йөзү, хай-дайвинг буенча ярышлар уздыру өчен, шул исәптән, ветераннар арасында да, бердәм кагыйдәләр кабул итү;

  4. FINA эгидасы астында дөнья чемпионатлары һәм бүтән чаралар оештыру;

  5. бөтен дөнья буенча спорт йөзү объектларының санын арттыру.