Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты
24 июль - 9 август 2015
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION
Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенчаЧемпионатка әзерлек һәм аны уздыру чорына FINA гаиләсен урнаштыру өчен 5 кунакханә җәлеп ителәчәк. Шулардан 1 кунакханә 5 йолдызлы («Кorston Royal») һәм 4 кунакханә 4 йолдызлы («Korston Tower», «Marriott», «Ramada», «Riviera»).
Урнаштыру урыннарын сайлаганда аларның территориаль урнашу урыннары, кунакханәдә күрсәтелә торган сервисларның сыйфаты, шулай ук алырга мөмкин булган өстәмә хезмәтләр дә исәпкә алынды.
Кунакларны теркәү һәм кунакханәләргә тиз һәм сыйфатлы урнаштыруны тәэмин итү , яшәүләрен координацияләү һәм килеп туган барлык сорауларны хәл итү өчен кунакханәләрдә тәүлек әйләнәсе менеджерлар эшләячәк.